Рөстәм Миңнеханов: «Халыктан сорамыйча, мондый карар кабул итү хокукын кем биргән?»

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышында хәзерге вакытта Дәүләт Думасында карап тикшерелүче, шәһәр һәм авыл җирлекләрен бетереп, бер баскычлы идарә системасына күчү турындагы закон проекты турында сөйләштеләр. Бу уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен әйтте.

«Без әлеге мәсьәлә буенча Росссия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать иттек инде. Барыбыз да беләбез, безнең илебез бик зур һәм аның белән бер генә өлге буенча идарә итеп бетереп булмый. Әлбәттә, үзгәрешләр булды, бар һәм булачак. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Теге яки бу төбәктә халык саны аз икән, аларга, безгә түгел, нәкъ менә шундый җирлекләргә яңа идарә системасына күчү хокукын бирергә кирәк. Без моңа каршы түгел, – диде Татарстан Рәисе. – Әмма халыктан сорамыйча, аларга мондый карар кабул итү хокукын кем биргән? Югыйсә, бу эш белән, гомумән дә, муниципаль бермәлекләргә кагылышлы булмаган кешеләр шөгыльләнә. Шәхсән мин өч муниципаль берәмлектә төрле вазыйфаларда эшләдем. Һәрвакытта да халык фикеренә таяндым. Халык белән эшләргә телисең икән, моның башка юлы да юк».

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада закон проектын тәкъдим иткән Дәүләт Думасы депутатларының профессиональ дәрәҗәсен һич кенә дә шик астына куймыйлар. “Әмма алар бу мәсьәләләрдә халык белән эшләп карамаган. Бүгенге кебек махсус хәрби операция шартларында илебез бердәм булырга тиеш. Без исә кайсы система дөресрәк булуы турында бәхәсләшергә мәҗбүр. Район, шәһәр дәрәҗәсендә билгеләнәчәк җитәкчеләр кемнәр соң алар? Алар муниципаль берәмлек өчен җаваплылык тотмаячак. Бүген вазыйфага билгеләгәннәр, иртәгә – юк. Ә халык сайлап куйган җитәкче читтән килгән кеше түгел. Ул халык белән бергә яши, аларны нәрсә борчуын белә», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төбәкләргә сайлау хокукын бирергә кирәк. «Тәкъдим бар икән, бергәләшеп фикер алышыйк. Вячеслав Володин зирәк кеше, ул субъект дәрәҗәсендәге хакимият органын узган, мондый бәхәсләргә урын калдырырга ярамый. Бу мәсьәләдә нинди генә карар кабул ителсә дә, без аны үтиячәкбез, әлбәттә. Әмма барлык карарлар да халык, дәүләт файдасына булырга тиеш. Мин депутатлар корпусына да, авыл җирлекләре җитәкчеләренә дә бик рәхмәтле», – диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре