Рөстәм Миңнеханов: «Хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү - бердәмлекнең иң яхшы үрнәге»

Муса Җәлил исемендәге Казан Опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменә багышланган «Безнең өй — Татарстан» республика этномәдәни халык иҗаты фестиваленең гала-концерты старт алды.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.Биредә республиканың 7 муниципалитетыннан коллективлар катнаша. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамашачыларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

«Чын күңелдән сезне һәм барлык татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Моннан дүрт гасырдан артык элек безнең ата-бабаларыбыз берләшеп, чит ил басып алучыларына каршылык күрсәткәннәр. Халык ополчениесе чыгышы һәм дине буенча төрле кешеләрдән торган. Әмма аларны Ватанга мәхәббәт берләштергән», — дип билгеләде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Россия дошманнары җәмгыятебезне таркатырга, халыкларны милли һәм дини нигездә талаштырырга омтылганда бердәмлек аеруча мөһим.

«Бүгенге көндә Донбасста, 80 ел элек Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек үк, якташларыбыз илебезнең суверенитетын һәм иминлеген яклый. Махсус хәрби операция кысаларында нацизм янауларына каршы тора. Хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү — безнең бердәмлекнең иң яхшы үрнәге», — дип ассызыклады республика лидеры.

Концертка Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, дини лидерлар җыелган. Рөстәм Миңнеханов үзе залга хатыны Гөлсинә Миңнеханова һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән килде.

Тантаналы чыгышыннан соң Татарстан Рәисе республиканың төрле районнарыннан килгән фольклор коллективларына, лаеклы ватандашларга дәүләт бүләкләре һәм матди-техник базаны яхшыртуга сертификатлар тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военн

Көн хәбәре