Рөстәм Миңнеханов XXV Федераль Сабантуйда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев XXV Федераль Сабантуйда катнаштылар. Чара Якутскида узды, анда Россиянең 29 төбәгеннән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев Сабантуй мәйданчыкларын, «Татпотребсоюз» күргәзмәсен карадылар, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының татар йортында булдылар.

Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, бәйрәмнең федераль дәрәҗәдә узуына игътибар итте.

"Ул Саха Якутия Республикасыннан безнең тугандаш, яхшы төрки дуслар җирендә уза", - диде ул.

Якутиядә «Туран як» татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы, милли иҗтимагый оешмалар эшли. Республика башкаласында Казан скверы бар, татар шагыйре - каһарман Муса Җәлил бюсты урнаштырылган.

«Сезне, Айсен Сергеевич, татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу мәсьәләләренә игътибарыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенге Сабантуй җирле татарларның Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендәге ватандашларыбыз белән тыгыз мөнәсәбәтләрен урнаштыруга ярдәм итәчәк дип ышанам», - дип Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаевка рәхмәт сүзләрен  җиткерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов

Көн хәбәре