Рөстәм Миңнеханов:«Алга таба хәрәкәт итәргә кирәк»

«Алга таба хәрәкәт итәргә кирәк». «Россия» халыкара форум-күргәзмәсе кысасында узган «Россия энергетикасының тотрыклылыгы һәм лидерлыгы» пленар сессиясендә чыгыш ясаганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Ул республикада тормышка ашырылучы нефть һәм газ химиясе проектлары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан – илнең нефть чыгаручы төбәге. Бүген республикада елына 35 миллион тоннадан артык кара алтын чыгаралар.

– Бу эш белән 1943 елдан бирле шөгыльләнәбез. Тәүге скважинаны Бөек Ватан сугышы елларында ук бораулаганнар, – диде Татарстан Рәисе. – Шул чордан бирле 3,5 миллиард тонна нефть чыгардык.

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы елларда бу тармакта тормышка ашырылган проектлар турында да сөйләде.

– 2010 елга кадәр бер генә эшкәртү комплексына ия булып, елына 7 миллион тоннага кадәр нефть эшкәртсәк, бүген ике зур комплексыбыз бар, – диде ул.

Татарстан Рәисе 2023 ел нәтиҗәләре буенча, республикада 23,7 миллион тонна углеводород эшкәртелүен дә әйтте. Тирәнтен эшкәртү күрсәткече – 99 процент. «Әлеге заводлар нефть химиклары өчен чимал базасы булып тора. СИБУР төркеменә ике предприятие – «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» карый. Бу – илнең 30 процент полимеры һәм 42 процент каучугы дигән сүз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, безгә алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Фикерен дәвам иттереп, төбәктә тормышка ашырылучы «Этилен-600» проектының 2025 ел башында ук эшли башлаячагын хәбәр итте ул. «Бу хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» җитештергән кадәр этилен булачак», – диде Татарстан Рәисе. Икенче проект «Казаноргсинтез»да полимерлар җитештерүне киңәйтүдән гыйбарәт.

– Ике проект буенча да эш бара. Аларны тормышка ашыруга СИБУР төркеме былтыр – 50 миллиард сум, быел 70 миллиард сум инвестицияләр җәлеп итте. Барлык планнар да тормышка ашар, дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, республикада газ химиясе дә үсештә. Бу форсаттан, утырышта «Аммоний» заводын искә алдылар. «Аммоний-2» проекты кысасында, без 2028 елга кадәр азотлы ашламалар җитештерү күрсәткечен ике ярым тапкыр арттырачакбыз», – диде Татарстан Рәисе. Ул республикадагы барлык проектларның дөньякүләм экологик таләпләргә туры китереп тормышка ашырылуын да искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре