27 сентябрьдә Татарстан Парламенты берьюлы ике утырыш үткәрәчәк. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Президиумының беренче утырышында шундый карар кабул ителде.
Дәүләт Советының 27 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында узачак икенче утырышы кысасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасы игълан ителәчәк. Бу вакыйга җәмәгатьчелектә һәрвакыт зур кызыксыну уятканга күрә, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан турыдан-туры теле һәм радиотрансляция уздыру турында карар кабул ителде.
Шул ук көнне сәгать уникедә республика парламентында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышы була. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелә, шул исәптән 14 республика законы проекты. «Сорауларның шактый өлеше республиканың 2025 елга һәм 2026–2027 еллар план чорына бюджеты проектын әзерләү кысаларында бюджет процессын камилләштерүгә багышланган», – диде Лилия Маврина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез