15 февраль – хезмәт бурычын илебездән читтә үтәгән хәрбиләрне искә алу көне. Татарстан Премьер-министры беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бу җәһәттән Татарстанда яшәүчеләрне, хәрби-интернационалистларны котлады.
“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән хезмәт бурычын илебездә читтә үтәгән хәрбиләрне искә алу көне белән котлыйм. Бу көнне без, гомерен куркыныч астына куеп, биргән антына тугрылыгын саклап, хәрби бурычын үтәгән фидакарьләрнең Бөек батырлыгын искә алабыз. Намус белән, лаеклы төстә кырыс сынаулар аша узган якташларыбыз белән эчкерсез горурланабыз, яу кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алабыз. Аларның батырлыгы күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
“Кайнар нокталар” уты аша узган хәрби-интернационалистлар һәм ветераннарның күбесе, элеккечә үк, сафта: алар яшьләрне ватапәрвәрлек рухында тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертеп килә. Сезнең каһарманлык, батырлыгыгыз үсеп килүче буын өчен, булачак солдатлар һәм офицерлар өчен үрнәк булып тора.
Ныклык һәм батырлык өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Нык сәламәтлек, көч-куәт, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез