Билгеле булганча, Россия Дәүләт Думасына мигрантларның рус телен белмәүче балаларын мәктәпкә кабул итмәү турындагы закон проекты тикшерелә. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы барышында депутатлар әлеге мәсьәләдә уртак фикергә килә алмады.
“Әгәр рус телен белмәгән баланы укырга алмыйлар икән, ул кая барырга тиеш? – диде Ринат Вәлиуллин. – Мигрантларның балалары күп икәнен барыбыз да беләбез. Димәк, криминал артачак. Мигрантларның рус телен белмәгән балалары нишләячәк? Закон проектында бу хакта бер сүз дә юк”.
Депутат Рәсим Баксиков әйтүенчә, “укымый икән, димәк, ул – булачак бандит”.
Депутатлар арасында, закон проектын хуплап, мондый балалар укырга керергә алдан әзерләнсен, рус телен өйрәнсен, дигән фикер белдерүчеләр дә булды. “Мондый балалар бөтен сыйныфны артка сөйри. Халыктан моңа бәйле шикаятьләр күп килә”, – диде депутат Руслан Йосыпов.
Закон проектын тикшергән тармак комитеты алдан уңай карар әзерләсә дә, тавыш бирү барышында депутатлар аны хупламады. Нәтиҗәдә әлеге мәсьәлә көн тәртибеннән төшерелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез