Кешегә автомобильдән алып җылы диңгез ярындагы виллага чаклы – барысы да кирәк. Дөресрәге, мөмкинлеге булганнар тегесеннән дә, монысыннан да баш тартмый. Беренчесе бүген бөтен кешедә дә диярлек бар, ул булмаганда кешедә хәтта психологик дискомфорт, кимчелек комплексы яралырга мөмкин. Икенчесе – бик сирәкләрдә генә, анысына бар кешенең дә буе җитми.
Абсолют күпчелек мөмкинлекләре буенча шул ике арада тора. Абсолют күпчелек русча «обыватель» дип аталган олы төркемгә керә һәм бүгенге көн стандартларын тулысынча кабул итеп яши. Ягъни рухи байлыкларны читкә этәреп һәм кулыннан, көченнән килгәнчә матди байлыклар җыеп. Кемдер: «Мин рухи яктан да бик бай», – дияргә мөмкин. Тик ул да бары чагыштырмача, үз уенча гына бай, ягъни бөтенләй үк тишек кесәле рухи фәкыйрь түгел. Рухи байлык туплауның чиге юк, булганда да шартлы икәнне исәпкә алганда – бигрәк тә.
Ләкин гомуми кагыйдәгә буйсынмаган «тинтәк»ләр һәр заманда да булган һәм бар. Мин өе китап белән тулган, гыйлемне бар нәрсәдән артык күргән, машина турында, кырык төрле җиһаз, чүпрәк-чапрак турында уйлап та карамаган кешене беләм. Аның белән теләсә кайсы темага рәхәтләнеп сөйләшеп була, ул мин биш елга бер тапкыр гына тыңлаган Моцартны, Вивальдины көннәр буе тыңлый ала. Дөнья классикларын, аларның әсәрләрен сокланырлык дәрәҗәдә яхшы белә. Тарих, философиядәге гыйлемнәре дә фәннәр докторыныкыннан ким түгел. Аны әле тагын фикер ияләре әйткән мәгънәле цитаталар, афоризмнар энциклопедиясе дип тә атап булыр иде.
Бер үк вакытта ул бик тыйнак, ипле дә. Цитаталарны да урынын, вакытын белеп кенә китерә. Мин аны гомумән бу дөньяга ник килгәнен тәгаен белгән, дөньяны һәм үзен меңәрләгән башка кешегә караганда күпкә яхшырак аңлаган сирәк затларның берсе дип саныйм. Күпләр сәламәтлеген акча, байлык, матди чүп-чар артыннан чабып, күсе узышында катнашып бетерә дә, гел яшәмәгән кебек китеп тә бара. Ә танышым, миңа калса, чын-чынлап яши. Бүгенге стандартлар, капитализм дигән комагай һәм ашкын строй, башкаларны тормыш башлауга ук бөтереп алган, җибәрмичә үзендә тоткан вазгыять аны аз гына да боза алмаган. Агымга каршы бара алган ул сирәк һәм зирәк затның ифрат та кешелекле һәм гади икәнен дә искәртәсем килә.
Шул танышым кебек кешеләр күбәйгәндә беләсезме нәрсә булыр иде? Бу дөньяны үз кулында тотканнарга тормыш нык кыенлашыр иде. Халык матди байлыклар артыннан чапмау, җиһаз өстенә җиһаз, техника өстенә техника, автомобиль өстенә автомобиль алып тормау сәбәпле, аларның керемнәре бермә-бер кимер иде. Нәкъ менә шуңа да дөнья капитализмы, эре җитештерүчеләрдән торган, куллану культурасын камчылаган лобби халыкның гыйлемле, мәдәниятле, затлы булуына каршы. Әлбәттә, беркем дә, урамга чыгып, «без каршы» дип кычкырмый. Алар астыртын гына белем культы тумасын, гыйлем дә, мәдәниятлелек тә алар куйган нормалардан артмасын өчен көрәшә һәм теләкләренә ирешеп тә тора.
Барлык югары уку йортлары, иң рейтинглы вузлар да белемне бүген тар белгечлек кысасында бирә. Иң талантлы студентларны бергә җыеп, алардан киң интеллектуаллар, дөньяның кая барганын исәпләр, киләчәккә юллар билгеләр мәшһүр белгечләр әзерли торган бер генә уку йорты, университет та юк һәм якын киләчәктә булмас та. Ә андый уку йортлары бүгенге чуар, аңлаешсыз, карунлык күзләрен каплаган дөньяга, миңа калса, үтә дә кирәк. Кешелек үзенең кая барганын да, нишләгәнен дә, яңадан егерме елдан түгел, ике елдан нәрсә буласын да белми. Ул бүгенге көн белән яши. Кыбырсып, көн туса, акча артыннан чаба, күңел ача, һәр көнне тәмле ашарга, һәр көннән нәрсә булса да умырып калырга тырыша. Кайдадыр сугышлар бара, кемдер кемнәрнеңдер канын, җанын кыя, тик күпчелекнең анда эше юк. Ул бары үзенә кагылганда гына гаделлек таләп итәргә сәләтле. Ул бары үзенә кагылганда гына намус, вөҗдан, мәрхәмәтлелек хакында сүз куерта башлый.
Акыллы һәм гыйлемлеләр, битараф булмаганнар күбәю без әйткән дөнья хуҗаларына гел башка төр комачау да әле. Халык көтү булудан туктаган очракта аның шул хуҗаларга һәм дә хакимиятләргә сораулары күбәячәк. Халык төрле манипуляцияләргә бирешми башлаячак. Тегеләргә исә нәфесләрен, амбицияләрен тыясы булачак. Гавамның җиңел генә башын әйләндереп торганда, кемнәрдер дөресен сөйли башлый, гавамның күзләрен ачарга алына икән, тегеләргә комфорт зонасыннан чыгасы булачак. Халык бер-берсе белән узыша-узыша кирәк һәм кирәк булмаганны җыйганда, «юк-барны» уйламаганда, мокыт булганда гына аларның җаннары тыныч...
Бу гасыр башында мәгариф чиновникларының, математиканың кайбер бүлекләрен урта мәктәп программасыннан алырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкканы хәтердә. Имеш, тормышта кирәге чыкмаячак юк-бар, ниндидер квадрат тигезләмәләр белән нигә укучының башын бутарга. Мәктәп программасында математикадан башка да тормышта артык кулланышы булмаган фәннәр бар. Һәр хәрәкәттән, һәр белемнән бары табыш кына эзләгәндә алар бәлки чыннан да артыктыр. Ләкин математикасыз мантыйк та, абстракт фикерләү дә, анализ да юк. Математикасыз физика да, химия дә, астрономия дә юк. Тормышта кирәге чыгамы, юкмы, укучы мәктәптә барлык юнәлешләр буенча да беренчел мәгълүмат, белем алырга, беренчел эрудиция тупларга тиеш. Соңыннан куллану җәмгыяте таккан гомуми затсызлану, гомуми деградациягә тулысынча бирешмәс өчен булса да.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез