Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.
“Татарстанда бушлай җир бирү өчен исемлеккә 72 271 күпбалалы гаилә кергән. Узган елның декабрь ахырына 55 439 гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән”, – диде ул. Сәрия Сабурская әйтүенчә, 2025 елда республиканың җиде районында җир кишәрлекләре бирү тәртибе җентекләп өйрәнелгән. “Җитешсезлекләр дә бар. Әйтик, Кукмарада җир кишәрлекләрен бүлгәндә чиратны бозганнар.
Түбән Камада, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә гаризалар буенча карар кабул итүнең алдан билгеләнгән вакытын үтәмәгәннәр”, – диде Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Моңа кадәр хәбәр итүләренчә, республиканың 27 районында күпбалалы гаиләләрне тулысынча җир кишәрлекләре белән тәэмин итеп бетергәннәр. Шул ук вакытта, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә җир кишәрлекләре җитми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез