Аварияләрдә 15 бала һәлак булган, тагын 497се төрле тән җәрәхәтләр алган. Бу хакта VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов әйтте. Ул узган елда полиция эшчәнлегенә йомгак ясады.
“Юл-транспорт һәлакәтләрендә 15 баланың гомере өзелде. 9 очракта авариядә балигъ булмаган баланы йөртүче гаепле”, – диде министр. Аның әйтүенчә, 2025 елда республика территориясендә барлыгы 3276 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Татарстанның 20 районында аварияләрдә һәлак булучылар саны арткан.
Шул исәптән, Чаллыда (10 нан 18 гә кадәр), Әгерҗедә (0 дән 3 кә), Азнакайда (3 тән 6 га), Апаста (1 дән 9га), Балтачта (0 дән 4 кә), Буада (2 дән 6 га), Югары Осланда (8 дән 17 гә).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез