«Сайлаулар» ГАС системасы мәгълүматлары буенча 10:00гә Татарстан сайлаучыларының катнашуы гомуми саннан 16,3% тәшкил итте. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
Татарстан Рәисе сайлауларында дүрт кандидат (фамилияләре алфавит тәртибендә) катнаша: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнаша, алар арасында – төп партияләр вәкилләре һәм 2,6 меңнән артык үз-үзен тәкъдим итүчеләр. Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез