Күпләр, бәхет эзләп, калага юл тотканда, алар, киресенчә, салага тартыла. Мамадышта район авылларына кайтып урнашучыларга йорт сатып алу яки төзү өчен субсидия бирә башладылар. «ВТ» хәбәрчесе сертификатны беренче булып алучыларның хәлен белеште. Акча дип кайтмаганнар, әмма ярдәм булганга сөенәләр.
«Күпләр аптырады»
Малмыжка авылына күченгән Йосыповлар тиздән өйләрен төзеп бетерәчәк. Әлегә алар вагонда яши. Гаилә башлыгы Илдар тумышы белән Башкортстанның Дүртөйле районыннан. Фәнзия исә – Мамадыш кызы.
– Ирем белән авылга кайтып яшисе килде. Бик күп авылларда булдык. Күңелебезгә хуш килгәнен озак эзләдек. Миңа ошаганын ирем яратмады, ул үз иткәнне мин якын күрмәдем. Ниһаять, Малмыжка икебезнең дә күңеленә хуш килде, – дип сөйли Фәнзия. – Йорт салырбыз дип, 2022 елда 300 мең сумга җир сатып алдык. Әйе, бәясе арзан, әмма эше бик күп булды.
Яшермиләр, аларны авылда кочак җәеп каршы алучы булмый. Күршеләре дә шикләнеп карый. Гаҗәп түгел, азмыни бер белмәгән чит авылга урнашып, андагы тормыш агышын бар дип тә белмичә кәеф-сафа корып ятучы яшьләр. Йосыповлар исә бирегә, киресенчә, тынычлык эзләп килә. Тагын бер сәбәп: шәһәрдә аллергиядән интеккән уллары, авылга кайтуга, чирен оныта.
– Иң элек йорт саласы урын янына вагон алып килеп куйдык. Бәдрәф төзедек, коенып чыгар өчен душ ясап куйдык. Шулай итеп, яңа нигездә тормыш башланды. Вагон эчендә яшәр өчен бөтен шартларны тудырдык. Әкренләп йорт салу мәшәкате белән йөри башладык. Күршеләр белән дә дуслаштык. Каршыда яшәүче ике әби җәй генә кайтып тора, анысы бераз моңсу да әле. Әмма ике як күршебез бар, – ди Фәнзия. – Ирем вахта ысулы белән Россиянең төрле төбәкләренә китеп эшли. Мамадышта гына эш булмасмы, дип тә уйлыйбыз. Ике бала белән үземә генә кыен чаклар да бар. Әле бит алар кечкенә. Кызым быел 4 нче сыйныфны тәмамлады, улыма 4 кенә яшь әле. Алар да авыл тормышына ияләнеп килә. Кызым кул арасына керә, бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешләрне җыя. Улым да көннәр буе саф һавада йөри. Эштән куркып торганым юк. Монда рәхәт. Миңа шау-шу түгел, тынычлык кирәк. Иртән сәгать алтынчы яртыга будильник куеп ятам. Әмма саф һавада йокы туя, ул мине түгел, мин аны уятам. Бакчага чыгам, кош-кортларны ашатам. Ышансызмы-юкмы, ике ел инде очып кына йөрим. Яшәү җиңеләйде, тормыш матурланды. Бакча артыбызда гына наратлык, тау бите. Табигатьнең байлыгы! Монда бит вакыт та чапмый. Ашыкмый, гомер дә әкрен генә уза. Нигә элегерәк уйламадык икән, дим.
Узган ел исә Фәнзия авыл төркемендә игълан күрә. Мамадыш районындагы авылларга күченеп кайтучыларга йорт төзү яки сатып алу өчен акча бирәләр икән. Башта игътибар итми Йосыповлар, аннары тәвәккәлләп карарга булалар.
– Авыл җирлеге сәркатибенә шалтыраттым. Ул исә бөтен тәртибен сөйләп бирде. Шулай итеп, без дә программага эләгә алдык. Район башлыгы Вадим Никитин безгә 1,5 миллион сумга сертификат бирде, – ди Фәнзия. – Безнең өчен бик зур ярдәм булды бу. Йорт салу җиңел эш түгел. Хәзер бар да кыйммәт. Әмма ярдәм булганда, эшләребез тизрәк барачак. Картлыгымны тигезлек белән зур йортыбызда, оныклар сөеп каршы аласы килә. Без инде моннан бүтән китмибез.
Мәктәп белән бакча күршедәге Көек-Ерыксада. Фәнзия эшне дә шул тирәдән карый. Ике арада машинада нибары өч минутлык юл.
«Әлегә әби-бабай йортында яшибез»
Дарья Зеленинаның әби-бабасы кайчандыр Мамадышка юллама белән Томск якларыннан килгән. Соколка авылында төпләнеп калган. Әби белән бабай хәзер инде мәрхүм, нигезне исә таратмаганнар. Чаллыда яшәүче балалары һәм оныклары туган якка эзне суытмый. Дарьяның бирегә кайтып төпләнәсе килә.
– Шәһәр кызы булсам да, күңелем авылны ярата. Кайтыйк дигәч, ирем Михаил каршы килмәде. Ул да шәһәрдәге шау-шудан туйган, күрәсең. Күченгәндә ниндидер ярдәм буласына өмет итмәдек. Әмма 1,5 миллион сум акча бик зур ярдәм булды. Без дә йорт сала башладык, – дип сөйли Дарья. – Ирем Мамадышта шәхси эшмәкәрдә эшли. Элек мин Чаллыдагы ветераннар госпиталендә шәфкать туташы булып эшләдем. Кайтуга, авылдагы ФАПка урнаштым. Авыл җирендә эшләүче медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакына ай саен өстәмә түләү каралган. Анысы да – зур ярдәм. Авылда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Балалар бакчасы эшләп тора, мәктәп, китапханә, клуб, кибетләр... Ике балабызны да бакчага урнаштырдык. Быел кызым беренче сыйныфка бара. Аны авыл мәктәбендә укытачакбыз.
Дарья үзе артыннан туганнарын да, дусларын да, хәтта бер төркемдә укыган якыннарын да авылга чакырган. М12 юлында Түбән Кама ягына яңа күпер салынгач, юллар кыскарды, ди ул.
– Түбән Камада яшәүче туганнарымны да чакырдым. Хәзер бит авылда да заманча итеп яшәп була. Шәһәргә бару да проблема түгел. Машинасы булган кешегә бер авырлыгы юк аның, – ди Дарья. – Өйне тизрәк төзеп бетерәсе килә. Аннары бакчамда теләгән бар нәрсәне үстереп, тавыклар да, куяннар да асрамакчы булам. Авылдагы рәхәтлекне сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел. Шәһәр ыгы-зыгысы түгел инде.
Мамадыш районында йорт салырга яки сатып алырга ярдәм итүче программада 55 яшькәчә эшкә яраклы кешеләр катнаша ала. Төп шарты – райондагы авыл хуҗалыгы, бюджет оешмалары белән килешү төзү һәм биш ел эшләү. Йорт сатып алганда – 750 мең сум, төзегән очракта 1,5 миллион сумлык ярдәм каралган. Субсидия алырга кырыклап гаилә чират тора. Алар арасында Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез