Шәһәрнекеләр: «Ярый әле кар көрисе юк, авылныкылар нишли икән?» – дип уйлыймы икән ул?»

Көттереп яуды быел кар. Сагындырып, ялындырып кына яуды. «Ниһаять!» – дип сөендек, беренче кар бөртекләре җиргә яткач. Караңгы, бертөрле болытлы, соры көннәрдән туйганнар: «Кайчан ява инде бу кар?» – дигәндә, «Үз вакыты җиткәч явар. Бер елны да яумый калганы юк», – дигәннәр хаклы булды. Бер дә зарланмас, сыртлап күмсә дә, кар көрәргә авырсынмас идек кебек. Тик безнең холык та шул барыбер явачак кар кебек бит, үзгәрми: беренче бураннардан соң ук (буран дисәң, хәтере калыр): «Кар көрәүләр онытылган икән инде, – диештек. – Рәхәт иде әле, кар көрисе юк иде...»

– Оныкларымның кечерәкләре быел кар көтеп аптыратты. «Әби, кайчан кар ява инде?» – дип, көн саен сорыйлар. Беренче буранлы көндә: «Кем кар көткән иде әле? Көрәргә чыгыгыз», – дип, шаяртып, иртәрәк уяттым. Торучы, чыгучы гына булмады... – ди авылдашым Гүзәлия апа.
– Без дә шул балалардан артык түгел инде, – дим. – Яумаса – кирәк, яуса – туйдыра...
Бу арада үзе дә ешлабрак китте шул. «Әле генә көрәп бетергән идем», – диешәбез, тәрәзәдән кабат кар яуганын күреп. Ике-өч кеше бергә очрашса да, сүз якынча шулай башлана.
– Әле генә көрәп бетергән идем...

– Әйдә, явып калсын, декабрьдә генә кар ява ди бит, гыйнварда коры суыклар булачак икән... Халык синоптиклары шулай ди... – дип җавап бирә икенчесе.
– Аларга ышансаң, – ди өченчесе. – Бүген болай диләр, иртәгә – тегеләй... Көчле приборлар белән эшләүче синоптиклары да бит аның әле генә кар куя, икенче караганда, карны алып ата... Менә шуларга ышанып утыр инде... Беркем дә белми, без дә белүче түгел...
– Карсыз кыш матур түгел инде ул. Кары да булсын, суыгы да. Кар яуган саен бар дөнья яктырып китә. Авылга гына түгел, өйләргә дә ямь керде бит, – дип өсти кайсыдыр. Сөйләшү шунда тәмамлана. Кар көрисе искә төшеп, өйләренә таралалар. Район үзәкләрендә, калада яшәүчеләр карны көрәүче, җыештыручы юк дип зарланышканда, авылныкылар сүзсез генә көрәк-себерке, эттергечләрне эшкә җигә шул.

Ә бит авылларда кар көрәүнең дә рәтен, тәмен белеп эшләүчеләр бар. Андыйлар яшәгән йорт капка төбеннән үк күренә инде ул. Анда беркайчан кар өелеп ятмас. Никадәр күп яуса да, капка төбе ындыр табагы кебек киң итеп көрәлер, йомшак каен себеркесе белән тип-тигез итеп себерелер (кибетнең пластмас себеркеләре карны ермачлап калдыра), ике якка өелгән көрт, кырт кисеп, тигезләп, матурлап куелыр... Авыл урамыгыз буйлап күңелегез белән үтегез әле, мондый капка төпләре шунда ук күз алдыгызга килеп басар. Аларны күрми, хәтерләми мөмкин түгел. Андыйларның ишек алды да һәрчак җәйрәп яткан тигезлек кебек булыр. «Боларга кар яумый микән әллә?» – дип тә, «Карны кая куялар икән?» – дип тә гаҗәпләнеп була.

Гаҗәпләнү дигәннән, гомерем буе авылда яшәсәм дә, авыл кешесенә гаҗәпләнеп бетә алмыйм мин. Үзенең болын кадәр ихатасын, капка төбен көненә ничә тапкыр, тирләп-пешеп, кардан чистартса да, ул һаман да шәһәрнекеләрне жәлли: «Ярый әле бездә «бөке»ләр юк, нихәлләр түзә икән алар?» – ди ул, буран саен, кар яуган саен, авылда яшәвенә сөенеп. Хәзер бит интернет заманы: «Шәһәр утырды. 9–10 баллы «бөке»ләр», – дигәнне күреп, укып, ишетеп торабыз шул.

Ә шәһәрнекеләр кар яуган саен: «Ярый әле кар көрисе юк, авылныкылар нишли икән?» – дип уйлыймы икән ул? Кем белә инде шәһәрдә яшәмәгәч...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре