Бүген – 15 июльдә (19.30 сәгатьтә башлана) Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәге янында зумба (аэробика һәм Латин Америкасы халыклары биюләре элементларыннан торучы фитнес-программа) буенча ачык күнегү узачак. Дәресне “Gut Fit” спорт һәм иҗат студиясенең Zumba программалары инструкторлары үткәрәчәк.
Анда теләгендә булган барча кеше катнаша ала. Күнегүләр бушлай үткәрелә. Дәрес, яшенә һәм физик әзерлегенә бәйсез рәвештә, теләсә кем өчен кызыклы һәм җиңел итеп уздырылачак.
Әйтергә кирәк, “Сайлау ноктасы” янында ачык күнегүләр җәйге программаның (мәдәни-агарту рухында) бер өлешенә әйләнде инде. Төп максаты – сайлау турында мәгълүмат алу гына түгел, бәлки җәйге кичләрне туганнар, дус-ишләр белән файдалы һәм кызык итеп үткәрү мөмкинлеге тудыру.
Күнегүләр 19.30 сәгатьтә башлана. Үзең белән уңайлы аяк киеме һәм бер шешә су алып килү тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез: “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәге Казанның Кремль Яр буенда “Урам” экстрим-паркының футбол кырлары янәшәсендә урнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез