Россиядә Президент сайлавының беренче көне төгәлләнде. Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләр арасында өч Lada Vesta машинасы уйнатылу турында хәбәр иткән идек инде. Берничә минут элек беренче машина иясе ачыкланды.
Беренче машина иясен барлыгы 20 меңгә якын гаилә арасыннан сайлап алдылар. Шулай итеп, өч машинаның берсен Актаныш районыннан Гардисламовлар гаиләсе отты.
Исегезгә төшерәбез, машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Конкурста иртәгә һәм сайлауның соңгы көнендә дә катнашырга була.
Фотоконкурста катнашу шартлары белән сылтама аша танышырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез