• Фото: социаль челтәрдән

Сайлауга килучеләрне самавырда чәй кайнатып һәм ботка пешереп каршы алганнар

 Сайлауга килучелэрне самавырда чәй кайнатып һәм ботка пешереп каршы алганнар.  

Авыл халкы сайлауларга чын бәйрәм рухын кертә. Аларның күпчелеге дә иртәнге якта тавыш биреп өлгерә.

Әтнә районының Ары авылында сайлауга килүчеләрнең иртүк кәефләрен күтәргәннәр: авыл халкын самавырда чәй кайнатып һәм ботка пешереп каршы алганнар.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны бара, ул 22:00 дә тәмамланачак. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре