Кичә Татарстанның һәм Башкортостанның Халык артисты Салават Фәтхетдиновның дүртенче оныгы туган. Бу хакта җырчы социаль челтәрендә хәбәр итте.
Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм, килене Рузиянең уллары туган. Сабыйның исеме дә билгеле - Дамир. Рөстәм баһадирның фотосын куеп «Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. 09.05.23. Рәхмәт җаным» дип язган. Салават үзе исә: «Хәерле иртә, дуслар! Кичә малайлы булдык - Рөстәмнең улы туды! 4 нче тапкыр бабай булдым» дигән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез