Газетага язылу

«Салават күпере»ндә 5нче сыйныф баласын яшүсмерләр кыйнаганнан соң, тикшерү башланды

Казанда мәктәп укучысының яшүсмерләр төркеме кыйнаган. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, әлеге хәл "Салават күпере" торак комплексында булган. Анда балигъ булмаган үсмерләр 5 сыйныф укучысына һөҗүм иткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчәә, әлеге яшүсмерләр моңа кадәр законсыз гамәлләр кылган булганнар.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетыәлеге факт буенча тикшерү башлап җибәргән. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин төбәк идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышын шәхсән контрольдә тотарга һәм гаепле яшүсмерләргә карата кабул ителгән профилактик чаралар турында хәбәр итәргә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре