Бүген Грозныйның үзәк мәйданындагы Сабан туенда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Чечня Республикасы Милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалана. Бу хакта "Татар-информ" яза.
Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге документның әһәмияте хакында сөйләде.
«Килешү – безнең хезмәттәшлек итәргә, үзара тәҗрибә уртаклашырга теләвебезне билгели торган документ ул. Хәзер күп нәрсә безнең аны үтәргә ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле. Бер-беребездән өйрәнерлек әйберләр бар дип уйлыйм. Хәзер бер-беребезгә кунакка йөрешү, аралашу өчен мөмкинлекләр киңәя», - дип белдерде ул документны имзалауга аңлатма бирү үтенеченә.
Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, республика башкалаларында – Казанда һәм Грозныйда – күп кенә зур вакыйгалар уза. Үзара хезмәттәшлек исә илнең, аның төбәкләренең ничек яшәвен бер-береңә ачарга ярдәм итәчәк. Гражданнар шулай ук урыннарда гамәлгә ашырыла торган кызыклы инициативалар, вакыйгалар, әһәмиятле проектлар турында яхшырак белә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез