Салкыннар өчен акчаны алдан ук исәпли башладылар, ахры...

Быел кыш көттереп кенә килсә дә, салкыннар өчен акчаны алдан ук исәпли башладылар, ахры. Ноябрь ае өчен счет-фактура кәгазе, дөресрәк әйтсәк, җылылык бәясе бик күпләрне аптырашта калдырды. Торбалар да әллә ни кайнар түгел иде югыйсә. Җылылык өчен ничек түлисе?

Күктән төшкән яңалык түгел: кыш көне коммуналь хезмәтләр өчен түләү бермә-бер арта. Тик бу хакта күпме генә сөйләсәк тә, моңа һич кенә дә ияләнеп бетеп булмый. Быел кыш соңарып кына килгәч, счет-фактура кәгазьләре тиз генә кыйммәтләнмәячәк, дигән өмет тә бар иде. Тик без дигәнчә генә түгел шул.

– 70 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир өчен ноябрь аена 9 мең сумлык счет-фактура кәгазе килгән, шуның 3 мең сумнан да күбрәге – җылылык өчен, – ди Казанның Җиңү проспектында яшәүче Гөлфирә Нуриева. – Утка да, суга да исәпләгеч урнаштырылган. Димәк, күпме тотсак, шул кадәр түлибез. Ул мәсьәләдә без бик җаваплы: кечкенә балаларны да теш чистартканда кранны ябып торырга, бүлмәдән чыгып киткәндә утны сүндерергә өйрәттек. Ә җылылыкка исәпләгән акчаны ничек контрольдә тотасы?

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов әйтүенчә, халык арасында коммуналь түләүләргә бәйле сораулар булган, бар һәм булачак.

– Кышкы чорда исә җылылыкка бәйле сораулар бермә-бер арта. Хәер, бу аңлашыла да, әлеге төр түләү счет-фактураның саллы өлешен алып тора, – ди Сергей Романов. – Шунысын да истә тотарга кирәк: бу елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты. Җәй көне без моны артык тоймадык. Хәзер исә, җылылык өчен түләү килә башлагач, аерма сизелә. Әгәр коммуналь хезмәтләргә акча күп исәпләнгән дип шикләнәсез икән, туры идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар гади халыкны кызыксындырган барлык сорауларга ачыклык кертергә тиеш. Шикаятьләрне Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә кабул итәләр.

Дмитрий Романов сүзләренә караганда, күп очракта гап-гади нәрсәләрне белмәвебез яки белергә теләмәвебез дә күп сораулар уята.

– Торбалар ник суык яки фатирда артык эссе, диләр. Халыкны да аңлап була: кыйммәтле хезмәт икән, аның сыйфаты да югары булырга тиеш. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: бер үк бүлмәдә бер кеше туңса, икенчесе тирләп йөрергә мөмкин. Норматив кагыйдәләр нигезендә, кыш көне фатирда кимендә 18 градус җылы булырга тиеш, – ди Дмитрий Романов. – Шул ук ноябрь аенда, мәсәлән, көндез җылы булса да, төнлә салкын иде. Димәк, бинаны барыбер җылытырга кирәк.

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Сания Мансурова исә җылылык өчен түләүдә көтелмәгән хәл булмасын өчен, мәсьәләдән чыгу җаен тапкан. «Газ өчен җәй көне дә арттырып түләп барам. Шуңа күрә кыш айлары артык кесәгә сукмый, – ди ул. – Узган ай өчен ноябрьдә газга 1 мең сум чамасы акча түләдем. Ничек кенә булмасын, җайлашырга туры килә инде».

Гомуми йорт исәпләгечләре булмаган торакта яшәүчеләр җылылык сезоны дәвам иткән сигез айны исәпкә алып, алдан билгеләнгән нормативлар буенча түли, дип тә искә төшерделәр Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында.

Сан

Татарcтанда узган җылылык сезоны 253 көн (12 сентябрь – 22 май) дәвам иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре