Салымны күтәрү бюджетны киметә

Россия икътисадында күңелсез күренешләр арта. Федераль газеталарның берсе дүшәмбе көнне үз сайтында: «Дәүләт бюджеты керемнәренең кими баруы дәвам итә, Кытай белән сәүдә күләме кими, тармакларның икътисадый түбәнәюе күзәтелә.

Шуның өстенә киләсе елда тискәре икътисадый хәлне яхшыртырлык бер генә фактор да күренми. Салымнарны арттыру хисабына казнаны тулыландыру планы да үтәлми калырга мөмкин», – дигән юллар язылган язма элде.

«Кытай белән сәүдә күләме кими», «казнаны тулыландыру планы үтәлми калырга мөмкин» дигән сүзләргә аеруча игътибар юнәлтергә киңәш итәм. Федераль хөкүмәтнең иң зур өметләре киселә дигән сүз бу. Трамп Америкасының Кытайга һәм Һиндстанга басымы акрынлап үз нәтиҗәләрен бирә: аркадашлар Россия нефтен алуны киметә, углеводород табышы азая. Әлегә без кара алтынга бәя төшү нәтиҗәләрен генә күрәбез. Трампның «Роснефть» һәм «Лукойл»га керткән санкцияләре 1 декабрьдән генә үз көченә керәчәк. Согуд Гарәбстаны Азия илләренә сата торган җир маена бәя төшерде. Бу гарәпләрнең Россия нефтен алыштырырга әзер торуын хәбәр итә. Бер нәрсәне искәртү кирәк: «Роснефть» һәм «Лукойл» Россия нефтенең илле процентын гына җитештерә. Башка компанияләр чыгарган кара алтын экспортка китүдән туктамаячак, әмма дисконт артачак.

Салымнарны күтәрү бюджет дефицитын каплар, дигән ышаныч хәзер үк какшый, чөнки, бердән, компанияләр бөләчәк, җитештерүне киметәчәк, икенчедән, салымнардан качу юлларын эзләячәк. Салым федераль хезмәте бүген үк чеклар күләменең 22 процентка кимүен хәбәр итә. Бу шәхси эшмәкәрләрнең исәп-хисап ясаганда кассаны әйләнеп узуларын дәлилли.

Хезмәт хакын кәгазь акча белән түләүче компанияләр саны 27,8 процентка җитте, диләр. Банк карталарының бикләнү очраклары арту хезмәткәрләрнең кәгазь акча таләп итүенә китерә икән. Сораштырулар һәр дүртенче россияленең төрле сәбәпләр аркасында банк хисаплары бикләнү белән очрашуын күрсәтә. Бу вазгыятьне без ел башында фаразлаган идек. Газета сайтында 19 гыйнварда эленгән махсус язмабыз бар. Шул язмада ук: «Озакламый «Ватсап»ның бикләнү ихтималы 70 процентка якын. Башка мессенджерларны да тыярга тырышырлар», – дигән юллар да бар. Роскомнадзор бу хакта рәсми белдерү ясады инде, чикләячәкләрен хәбәр итте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре