Шәмәк фермеры су коена: "Авылда чирләп ятып булмый. Абзар тулы мал бар. Күңелне бастым"

Мамадыш районының Шәмәк авылында гомер итүче Илнар Газизҗанов 20 градус суыкта инештә су коенган. Әле бит елгага төшәр өчен шактый кар ерып барасы. Илнар юл буена туктап, шуннан соң, шактый ара чишенгән килеш кар ерып су буена төшә. Аннары инде рәхәтләнеп бер йөзеп чыга.

– Суы алай салкын түгел, кары туңдырды. Балачакларны искә төшердем әле. Шөкер, салкын тимәде. Авырмадым. Авылда чирләп ятып булмый. Абзар тулы мал бар. Күңелне бастым, – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре