Самокатчы бер хатын-кызны һәм аның сигез айлык баласын бәрдергән

Калуга өлкәсендә төбәк Тикшерү идарәсе самокатчының бер хатын-кызны һәм аның сигез айлык баласын бәрдереп җәрәхәтләве сәбәпле җинаять эше кузгаткан. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Килеп туган хәл буенча тикшерү үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Хокук саклау органнары самокатларны прокатка бирүче оешманың эшчәнлеген тикшерә. Ул прокат хезмәтенең ни дәрәҗәдә куркынычсыз булу-булмавын ачыклауга юнәлдерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре