Актауда һәлакәткә очраган самолетта исән калган пассажир фаҗиганең беренче минутлары турында сөйләгән.
48 яшьлек Субхонкул сүзләренчә, борт 2-3 тапкыр утырырга тырышып карый, тик барып чыкмый, бу Грозный тирәсендә була. Соңыннан ул һәм башка пассажирлар шартлаган тавыш ишетә, тик кайда һәм нәрсә шартлаганын аңларлык булмый. Шуннан соң самолет башка юнәлештә оча башлый. Бу хакта SHOT Телеграм-каналына сылтама белән "Интертат" яза.
«Очучыга рәхмәт, ул үзенең маневры белән коткарып калды. Әгәр ул булмаса без барыбыз да үлгән булыр идек. Койрык өлеше җимерелгән иде», – дип сөйләгән ул.
Субхонкул сөйләгәнчә, кислород битлекләре төшеп беткәч, аларда кислород булмый диярлек. Ул арткы утыргычка күчеп утыра һәм башка битлек ала. Аның сүзләренчә, шулай ук самолет җиргә төшәр алдыннан әйләнеп йөргән. Субхонкул тирәсендә утырган кешеләр барысы да исән калган. Кешеләр авыртудан ыңгырашты, ярдәм сорады, ди ул.
Субхонкул могҗиза белән генә зыян күрми кала, хәзер аның башы бик авырта. Ул Екатеринбургта яши, Грозныйга үз өенә кайтышы булган, ул Бакуда күчеп утырырга тиеш була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез