Бу хакта ТАСС яза.
Хатын-кыз 2025 елның кышында Казанда ял иткәндә бозланган тротуарда таеп аягын сындырган. Аңа пластиналар һәм винтлар урнаштыра торган операция кирәк булган.
Зыян күрүче җәрәхәтнең сәбәбе тротуардагы бозны начар җыештырудан булган дип саный. Горводзеленхоз вәкилләре, бу турында хәбәр итүгә карамастан, судка килмәгәннәр һәм үзләренең гаепсез булуларын дәлилләмәгәннәр.
Суд Казан кунагына 700 мең сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация, 9 369 сум 60 тиен күләмендә зыян өчен, белгечнең бәяләмәсен төзүгә тотылган чыгымнар өчен 25 250 сум түләргә дип карар чыгарган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез