• Фото: news.ru

Саранчаны ничек бетерергә?

Юхмачыдан Әлморзага туры юл бар. Менә шундагы чабылган люцерна басуында саранчалар күп. Җиләккә баручы өлкәннәр Каз күле янында    күргән аны. Авылда очраганнары юк. Бу хәлгә ун көнләп вакыт үтте. Әкренләп азачак бит ул. Ник шуңа каршы берәр чарасын күрмиләр икән?

А. Сабиров. Әлки районы

Гүзәл Хөсәенова, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан   филиалы җитәкчесенең үсемлекләрне саклау буенча урынбасары:

– Мондый очракның быел республикада беренче генә килеп чыгуы. Бер ай элек Әлки районының Юхмачы җирлегендә юл читендәге басуда   саранчалар табылган иде. «Итальян прус» дигән төре иде ул. Бу төр бөҗәкләр эссегә чыга. Эшкәртелмәгән җирләрдә очрыйлар. Әгәр саклык чарасы күрелмәсә, игеннәргә дә күчәргә мөмкин. Юхмачыдагы хуҗалык әлеге җирләрне ике тапкыр эшкәртте. Бездә саранчыларның юк ителгән фотолары да бар. Әгәр бу урынның кайда икәнлеген әйтсәгез, без контрольгә алып, тикшерү үткәрербез. Хуҗалыкка саранчага каршы көрәш

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре