Саратовта 38 катлы йорт фатирына Украина дроны очып керү сәбәпле бик нык җәрәхәтләнгән хатын-кыз,8 көннән соң хастаханәдә җан биргән. Бу хакта Саратов өлкәсе башлыгы Роман Бусаргин хәбәр иткән.
“Кызганычка, пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында зыян күргән Гөлнара Темралиева бүген төнлә хастаханәдә вафат булган. Табиблар бер атна буе аның гомере өчен көрәшкән, әмма зыян күрүчене коткарып калуга ирешелмәгән”, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Бусаргин мәрхүмәнең гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, хакимияттәгеләрнең гаиләгә кирәкле барлык ярдәм күрсәтәчәген әйткән.
“Террорчылыкка нигезләнгән Киев режимы тыныч халыкка карата җинаятьләре өчен, һичшиксез, тиешле җәзасын алачак”, – дип белдергән губернатор.
Исегезгә төшерәбез: 26 августта Украина дроннары Саратов өлкәсендә Саратов һәм Энгельс шәһәрләрендәге торак йортларны һөҗүмгә тоткан. Дрон кыйпылчыклары Саратовның “Volga Sky” элиталы торак комплексында урнашкан 38 катлы йортка зыян салган. Бер хатын-кыз нык җәрәхәтләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез