Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балтачта СВОда катнашучылар белән бәйле сөенечле дә, моңсу да, күңелне әрнетә торган да вакыйгалар шактый булды.
Вакытлыча ялга кайткан хәрби егет Рәис Заһидуллин сөйгәне белән шушы көннәрдә үзләренең никахларын рәсмиләштерде.
Район мәдәният йортында үткән чарада исә һәлак булган якташларына тиешле хөкүмәт бүләкләре якыннарына тапшырылды. Рөстәм Нәкыйповка дигән "Батырлык" ордены тормыш иптәше Гөлинәгә, Билсур Мөхәммәтгалиевның "Батырлык өчен" медале апасы Миләүшәгә бирелде.
Бүген Салавыч күп профильле лицеенда элекке укучылары, 21 көн аерма белән СВО да һәлак булган игезәкләр Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановларга истәлек тактасы куелды.
Таузар авылы халкы исә бүген асыл ир- егетләренең берсе, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган авылдашлары Айрат Шәрәфетдиновны соңгы юлга озатты
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез