Мәскәүнең “Времена года” сәүдә үзәгендә дүрт кешенең һәлак булуы турында эш буенча шикләнелүчене тоткрлаганнар. Бу хакта башкала прокуратурасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
“Кутузов проспектындагы Сәүдә үзәгендә хосусый компаниянең килешү буенча эшләүче баш инженеры хәтәр җитештерү объектларында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән иминлек кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча тоткарланды”, – диелгән хәбәрдә.
Үз чиратында, Россия Тикшерү комитетыннан билгеләп үтелгәнчә, якын араларда 39 яшьлек ир-атка җәза чарасы билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: 22 июльдә Мәскәүнең көнбатышында урнашкан “Времена года” сәүдә үзәгендә кайнар су торбасы шартлаудан дүрт кеше һәлак булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез