Газетага язылу

Себердә – Кайбыч эзләре

Кайбыч районы, нәсел тамырларын эзләп, һаман да тирәнгәрәк төшә. Бу юлы җәмәгать эшлеклесе, күп еллар буена район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән Рамис Хәялиев җитәкчелегендәге төркем Төмән өлкәсендә йөреп кайтты.

Себердә – Кайбыч эзләре

Кайчандыр Себер якларына барып төпләнгән бабалары хөрмәтенә әле күптән түгел генә куелган һәйкәлне күреп, бер гаҗәпләнсәләр, кардәшләренең тарихны берәмтекләп саклый алуларына сокланып бетә алмаган алар.

– 1937 елның 14 декабрендә Төмәндә Тәүде районындагы Киндерле авылыннан алып кителгән 10 репрессия корбаны атылган. Алар барысы да Кайбыч якларыннан күченеп килгән гаиләләрдән булган. Авылда һәйкәл менә шул бабаларыбыз хөрмәтенә куелган да инде. Димәк, бу – Татарстанның Олы Кайбыч авылыннан күченеп, Себер якларында яңа тормыш башларга тырышкан кешеләрнең фаҗигасен искә алу урыны. Узган ел Киндерледән килгән кунаклар үзләре алып килгән фоторәсемнәр белән таныштырганда: «Бу һәйкәлдә – сезнекеләр», – дигәч, башта аңлап та җиткермәгән идек. Үзебез баргач, фамилияләргә күз салгач кына эшнең нидә икәнлегенә төшендек. Әлеге фамилияләр хәзер дә Олы Кайбыч, Кече Кайбыч авылларында киң таралган. Якташларыбызның язмышларын белүчеләр күп әле Киндерледә. Бигрәк тә ун кеше арасында булган Факия исемле бердәнбер кыз бала турында ачынып сөйләделәр. Ул Киндерледә яшәүче әнисенең бәби табуы турында хәбәр алгач, хәл белергә дип, Төмәннән кайтып төшә. Аны, күрәсең, репрессия корбаннарының планын тутыру йөзеннән, шул ук көнне кулга алалар. Үз көчләре белән урта хәлле хуҗалык итеп яткан кешеләрне караңгы төндә алып китәләр. Эзсез югалган авылдашларының язмышы күп еллардан соң гына билгеле була: аларны берничә көн караңгы подвалда ябып тоталар да, алып чыгып, аталар.

– Киндерле белән элемтәләр ничек башланды?

– Кече Кайбыч кызы, журналист Гөлнур Сафиуллина Себердә Кайбычка бәйле Киндерле авылы барлыгын моннан 21 ел элек үк ачкан иде. Ул хәтта үз туганнарын табып сөйләшеп кайтты. Күргәннәрен, әйткән сәламнәрен түкми-чәчми якташларына, Кайбычка алып кайтып җиткерде. Ул вакытта барырга, күрешергә, сөйләшергә, ике арада күпер салырга күңел бик ымсынган иде. Гел җыендык, әмма, ни сәбәпледер, барып чыкмады. Шулай да бабаларыбызның язмышы күңелдән китмәде. Киндерледәге туганнарыбыз безне уздырды. 2024 елда Кайбычка, ата-бабаларының эзләре буйлап, бер төркем делегация килеп чыкты. Ул вакытта Төмәннән Рафаэль Гадиев мәктәп укучыларының, туганнарын эзләп, Кайбычка килү теләкләре барлыгы турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыратып әйткән. «Казанга кадәр килгәч, ярты гына көнгә булса да, Кайбычны күреп чыгыйк», – дип уйлый алар. Әмма кунакчыл Кайбычтан алай тиз генә чыгып китеп буламы инде? Киндерледәге татар теле укытучысы Фирдәвес Алиева: «Безнең нәсел Бәрлебашы авылына барып тоташа», – дигән иде. Никадәр эзләсәк тә, туганнарын таба алмадык. Әмма барыбер авылга кайтып килдек. Мәктәптә очрашулар үткәрдек, Кайбычны күрсәттек. Үзебезне дә кунакка чакырып киттеләр. Әмма чакыру булмаса да, без Киндерлегә барган булыр идек. 21 ел буена күңелдә яшәгән хыял иде бу.

– Очрашу мизгелләрен искә төшерик әле.

– Киндерледә безне иң кадерле кунаклар кебек каршы алдылар. Мәктәптә укытучылар, укучылар – милли киемнәрдән. Кайбычларча кунакчыллык күрсәтәбез сезгә дип, юка пешереп каршы алдылар. Җыр-биюләр тынып тормады. Барысы да саф татар телендә чыгыш ясадылар. Чын менә, күңелдә горурлык хисләре уянды. «Ләйсән» балалар бакчасындагы нәниләрнең чыгышларын тыңлагач, «Әбием сандыгы» дигән театральләштерелгән күренешне, Фирдәвес Алиеваның җирле шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша иҗатына багышланган «Себер – үз җирем» дәресен карагач, бу хис тагын да арта төште. 73 яшьлек гармунчы, оста җырчы Җәгъфәр Касыймов, өлкән яшьтә булса да, балалар белән эшләвен ташламаган. Хәер, андыйлар күп монда. Туган телне, гореф-гадәтләрне онытмас өчен олысы да, кечесе дә тырыша. Ни әйтсәң дә, чит җирләрдә бу кыйммәтләрне саклап калу җиңел эш түгел. Тәүде районының мәгариф бүлеге оештырган семинарда да сүз әнә шул хакта барды.

– Киндерле мәктәбендә ни хәлләр бар?

– Бу җәһәттән этномәдәни тәрбиягә багышланган «түгәрәк өстәл» дә үткәрелде. Мәктәп директоры Мөнирә Калиева әйтүенчә, биредә төрле милләттән булган балалар укый. Шуларның 56  сы – руслар, 51е – татарлар һәм 10 сы – башка милләт балалары. Сөйләүләреннән чыгып, барлык милләт вәкилләренең телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау өстендә эш бара. Татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән өч укытучы белем бирә. Бу фән 1–11 сыйныф укучыларына атнасына бер тапкыр керә. Балалар үз туган телләрендә язарга, укырга, сөйләшергә өйрәнәләр. Татар әдәбиятын, язучы-шагыйрьләрне дә бик әйбәт беләләр. Бу җәһәттән мәктәптә, кеше туган тел аша дөньяны танып белә башлый, дигән фикердә торалар. Үзебез дә буш кул белән килмәдек. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессыннан җибәрелгән китаплар, плакатлар, уку әсбаплары бүләк иттек. Әйтергә кирәк, Кайбыч бүләкләре күп иде. Башка мәктәпләргә дә, музейларга, мәчетләргә дә җитте. Өйләренә кергәч, истәлеккә дип, якташларыбызга да калдырдык. Бу көннәрдә киндерлеләрнең теленнән Кошман, Кайбыч, Бәрлебашы дигән исемнәр төшмәде. Бу – гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та, күзләрдән яшь чыгарырлык та мизгелләр иде.

– Тамырлар тарихына да тукталыйк әле. Архив материаллары ни хакта сөйли?

– 1908 елда, Столыпин реформасы гамәлгә кергән бер заманда, Казан губернасының Кайбыч авылыннан Шәмсетдин Минкашев исемле бер кеше Себергә «разведка»га килә. Түбән Тәүде җирендә бер ун көн яшәп, мөмкинлекләрне барлап, кире туган якларына кайта. Якташларына ул Себер җиренең җәйрәп яткан урман-болыннары, балыкка бай елга-күлләре турында сөйли. Шушы вакыйгадан соң Юрты Киндерле авылына унлап гаилә күченеп килә. 1921 елгы ачлык вакытында тагын берничә гаилә кузгала. Шул вакытлардан бирле 100 елдан артык вакыт үтеп киткән. Бүген анда яшәүчеләр – күченеп килүчеләрнең бишенче буыны. Алар телне дә, гореф-гадәтләрне дә, рухны да югалтмаганнар.

Күченеп тормыш башлау, сүз дә юк, җиңел генә булмагандыр. Ул вакытта бу авыл бер урамлы гына була. Дөресен генә әйткәндә, артык кашык беркемгә дә кирәк түгел. Шуңа күрә кочак җәеп каршы алганнар дип уйламыйм. Әмма себерлеләр бабаларыбызны өйдәш итеп кертәләр, ризыктан да өлеш чыгаралар. Безнекеләрне шаккатырган күренешләр күп була. Капка төбеннән үк урман башлана. Иген чәчмәүләренә, бәрәңге утыртмауларына гаҗәпләнә кайбычлылар. Бар ашаганнары ит тә балык була. Бабаларыбыз башта күрше урыс авылларына барып эшләп йөриләр. Биш-алты елдан соң гына йорт салырга мөмкинлек туа. Анда да җир булмый әле. Шунда яшәүчеләр кайберләренә үз ишегалларыннан өлеш чыгаралар. Утызынчы елларда колхозлашу башлангач, җир бирелә башлый. Өлкән яшьтәге кешеләр искә алганча, әле күп еллар кайбычлылар туган илгә кайту өмете белән яшәгәннәр. Әмма инде яңадан-яңа балалар туган, нәсел-нәсәп арткан, алар җирле халык белән кушылганнар. Шулай итеп, кайбычныкы түгел, ә киндерленекенә әверелгәннәр. Җирсү, гомерлек сагыну хисләре өлкән яшьтәгеләр белән мәңгелек йортка күчкән. Ә Киндерле инде бер урамлы булган чагын хәтерләми дә диярлек. Себер татарлары ауга йөрсәләр дә, безнекеләр бу шөгыль белән әллә ни кызыксынмыйлар. Казаннар килгәч, монда да иген игә, бәрәңге утырта башлаганнар. Бу якларның байлыгы – әлбәттә, урман. Шулай да төз наратлар хәзер инде аларның бакча башларыннан ераккарак күчкән.

– Йөз ел гомер шактый күп. Бу вакыт эчендә Кайбыч эзләре дә Себер буйлап таралырга өлгергәндер?

– Бик кызык һәм гыйбрәтле хәлләргә дә юлыктык. Мәсәлән, Төмәнгә барганда Ямбай авылындагы Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчеткә, мәктәпкә тукталдык. Музей ишегалдындагы стендны карагач, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады: ул Борындык авылын дөньяга таныткан шәхесләрнең берсе булган мөфти, дин һәм дәүләт эшлеклесе Мансур-әл-Борындыкыйга багышланган иде. Шулай итеп, уйламаганда-көтмәгәндә, Борындыкыйлар нәселенә тап булдык. Мин дә Себердәге кардәшләребезгә Борындыкта яшәгән атаклы мулланың бик укымышлы булуы, гарәп телен яхшы белүе, зур мәдрәсә тотуы, дини китаплар язуы, Бохарага барып гыйлем эстәве турында сөйләдем.

Әлбәттә инде, бу якларга Кайбычтан гына түгел, Казан губернасының күп районнарыннан килгәннәр һәм яшәп калганнар дип уйлыйм. Тик менә эзләре ни дәрәҗәдә сакланган, монысы инде – башка мәсьәлә. Бу яктан караганда, Себер якларына килеп төпләнгән бабаларыбызның оныкларына рәхмәттән башка сүзебез юк. Элемтәләрне өзмәскә, аралашып, тарихыбызны барлап яшәргә язсын иде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре