Боливия күп милләтле дәүләтенең тышкыэшләр министры Селинда Соса Лунда«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Исегезгә төшерәбез, БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитынабагышланган күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре җитештерә торган продукция тәкъдим ителгән.
Селинда Соса Лунда республиканың инвестицион һәм икътисадый потенциалы белән танышты, республиканың сәнәгать предприятиеләре техникасы һәм продукциясеүрнәкләрен карады. Күргәзмә Дәүләт Советының урам мәйданчыгында һәм парламент бинасында урнашкан. Ачыкһавадагы экспозициядә Татарстанның 13 предприятиесе, шул исәптән КАМАЗ, ЯшелҮзән суднолар төзү заводы, РариТЭК, РИАТ, АлАЗ, Казаньсельмаш, Аурус, Соллерс, Казан вертолет заводы, МТЗ-Татарстан һәм башкаларбар. Парламент бинасында Селинда Соса ЛундаТатшина, Татлифт, ICL, Таткабель, Казанькомпрессормаш, Эйдос һәм башка компанияләр продукциясен карады.
Боливиянең Тышкы эшләр министрында КАМАЗ автомобильләре сериясе аеруча кызыксыну уятты. Селинда Соса Лунда шулай ук тәкъдим ителгән электробус һәм автойортның уңайлылыгын югары бәяләде. Боливия Тышкы эшләр министры шулай ук Ансат вертолетларына, Соллерс заводы миниавтобусларына һәм Аурус автомобильләренә аерым игътибар бирде.
Журналистлар белән аралашканда Селинда Соса Лунда Татарстан җитәкчелегенә республикада яхшы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Бик кунакчыл ил һәм республика, –диде ул республикадан һәм күргәзмәдән алган тәэсирләре белән уртаклашып, – Мин Татарстанның технологик алгарышына, бигрәк тә сезнең машина төзелеше үсешенә гаҗәпләнәм».
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән техникадан Боливия дәүләтенә нәрсә кызыклы булыр иде дигән сорауга Селинда Соса Лунда альтернатив ягулык нигезендә эшли торган транспорт дип җавап бирде. «Боливия әйләнә-тирә мохитне пычратмый торган альтернатив энергия чыганакларын куллану белән кызыксына, – диде ул, – шуңа күрә безнең өчен электромобильләр һәм метан белән эшли торган техника кызыклы».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез