Сентябрь ае җәйге җылысы белән сөендерүен дәвам итә. Якындагы көннәрдә дә шундый ук һава торышы саклана. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, тәүлеклек уртача температура нормадан 5-8 градуска югарырак булачак. Явым-төшем көтелми.
Шимбә-якшәмбе – 14-15 сентябрьдә көндез һава температурасы +20...+25 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +3...+9, көнбатыш районнарда +12 градус.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында – 16-17 сентябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы шул ук саннарны: +20...+25 градус күрсәтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез