Сентябрьдә сайлаулар Россиянең 37 төбәгендә өч көн дәвам итәчәк

Быел сентябрь аенда сайлауларда тавыш бирү Россиянең 37 төбәгендә өч көн, берсендә ике көн һәм өчесендә (шул исәптән, Татарстанда) бер көн дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тавыш бирү дәвамлылыгы турында карарны сайлауларны оештыручы сайлау комиссияләре кабул итте», – дип аңлаттылар илнең Үзәк сайлау комиссиясендә һәм бу мәгълүматлар бары тик зур сайлау кампанияләренә генә кагыла дип төгәллек керттеләр.

Федерациянең 81 субъектында 5 меңнән артык сайлау кампаниясе узарга тиеш. Сайлауларда 55 миллионнан артык сайлаучы катнаша ала.

Татарстанда бер көнлек тавыш бирү форматын социаль ихтыяҗ булмау белән аңлаттылар, дип язган иде «Татар-информ».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре