«Руки Вверх» төркеме лидеры һәм рус телле иң танылган хитмейкерларның берсе Сергей Жуков «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Элегрәк «Татар-информ» белдергәнчә, «Мәскәү-Татарстан күпере» Х Мәскәү яшьләр форумы Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында 12 апрельдә уза. Чара 14:30 сәгатьтә башлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның үзенчәлекле атмосферасын билгеләп үтте һәм аның мөһимлеген ассызыклады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез