Татарстанда сабыйларны уллыкка һәм кызлыкка алучылар саны кимегән. Әйтик, 2019 елда 81 гаилә ятим баланы үзенеке итеп рәсмиләштерсә, 2024 елда бу күрсәткеч 31 гә калган. Илнең бердәм реестрында 33 мең гаилә бала алырга чиратта тора. Шул ук вакытта 1400 бала әти-әни назына өметләнә. Ни өчен бала алучылар кимегән? Сәбәп нидә? «ВТ» журналисты шушы сорауларга җавап табарга тырышты.
Казанда яшәүче Гөлфия һәм Илдар Насыйбуллиннар моннан биш ел элек ике бертуган баланы уллыкка алган.
– Кызганыч, үз балаларыбыз булмады. 15 ел бергә яшәгәннән соң, берәр ятимне алырга булдык. Кая гына бармадык. Безгә дигән насыйп балаларны Татарстаннан читтән эзләп таптык. Әти-әнисе ташлап калдырган кыз белән малай бар дигәч, шунда ук ризалаштык. Йөрәк аларны беренче күрүдә үк кабул итте. Поездда ике тәүлек кайту арабызны тагын да җылытты, – дип искә ала Гөлфия. – Бу сабыйларның безнеке түгеллеген якыннарыбыз гына белә. Калганнарга кирәкми дә аны белү. Үз фамилиябезне бирдек, татарча исемнәр куштык.
Гөлфия белән Рамилнең тормышлары җитеш. Фатирлары, Казаннан ерак түгел йортлары бар.
– Картаймыш көнебездә безне тәрбияләп торырлар дип өметләнәбез. Кайберәүләр күңелгә шик саласы итә. Имеш, бүре баласы барыбер урманга карый ул. Без ул хакта уйламадык та. Кечкенәдән яныбызда булгач, үзебез шикелле булырлар дип уйлыйбыз. Авылга еш кайтыла. Сеңлемнең балалары белән татарчага да өйрәнделәр, әби-бабайларын яраталар. Күңелгә шик кертмибез. Бар да яхшы булыр дип өметләнәбез, – ди Гөлфия.
Искә төшерү артык булмас: баланы уллыкка алган өчен дәүләттән өстәмә ярдәм күрсәтелми. Ятимнәргә бирелә торган бушлай фатир да эләкми.
Чаллыда яшәүче Резедә һәм Ринат Латыйповлар (исемнәре үзгәртелде) – 4 ятимгә әти-әни булган кешеләр. Үзләренең ике уллары үсеп җиткәч, 4 кыз алалар. Дөресрәге, башта бер ятим баланы алып кайталар. Аннары аңа иптәш булсын дип, бер кыз алыйк, дигән җирдән тагын өч балалы булып куялар.
– Беренче кызыбыз Олесяны алгач, үзебезнеке итәргә дигән идек. Тик дәүләттән даими ярдәм булмаячагын белгәч, тәрбиягә алынган итеп рәсмиләштердек. Безнең кызлар начар гаиләдән түгел. Әтиләре читкә акча эшләргә дип чыгып киткән җирдән кайтмаган, әниләре яман шештән үлеп киткән. Әмма шулай да, балалар фатирлы булсын, дәүләт ярдәменнән мәхрүм калмасыннар, дидек. Ай саен бирелә торган акчаларын да үзләренә җыеп барабыз, – ди Резедә.
Рәйсә Миңнуллина, «Без бергә» тәрбиягә бала ала торган гаиләләр оешмасының Татарстандагы җитәкчесе, 22 бала алып үстерүче:
– Уллыкка бала алу кимү, беренчедән, кешеләрдәге җаваплылыкка бәйледер. Үзеңнеке итү дә, тәрбиягә алу да – җитди эш. Икенчедән, уллыкка алганда гаиләләр кечкенә бала эзлиләр. Ә алар бик аз. Ятимнәр базасында кечкенә бала барлыкка килгәнен 5 әр ел көтүчеләр бар. Ә зуррак баланы алырга нигәдер куркалар. Андыйларны без, тәрбиягә бала ала торган гаиләләр, үзебезнең канат астына сыендыра. Үз тәҗрибәмә килгәндә, шуны әйтә алам: мин дә ятим баланы уллыкка алу ягын карар идем. Әмма эчке дөньямны тыңлыйм. Без алган балаларның үз әти-әнисе дә бар бит! Без аларга алдан ук сез бик бәхетле: икешәр әти-әниегез бар, дип әйтеп куябыз. Калганын үзләре хәл итә. Ничек инде, күрә торып, аларның балаларын үзеңнеке итәсең?
Әлфия Вахитова, акушер-гинеколог:
– Хәзер бит бала алу да бәби табу белән бер. Икесен дә озак көтәсе. Алам дисәң, күпме документ җыясы, әзерлек үтәсе. Ике таныш гаилә бүген шушы мәшәкатьләр белән йөри. Ни өчен алучылар кими? Чөнки ташлап калдыручылар сирәгәйде. Соңгы 3 елда минем тәҗрибәмдә бәбиен ташлап калдыручы булмады. Аңа кадәр өч әни балаларын калдырып чыкты. Ул чакта районда эшли идем әле. Бер 19 яшьлек кыз, әни үтерә мине, дип баласын тапты да калдырып чыкты. Аны һич кенә дә үгетләп булмады. Икенче очракта 40 яшьлек ханым сабыеннан баш тартты. Өченчесе – янында бернинди документы булмаган ханым иде. Бишенче сабые икән инде. Россиянең төрле төбәкләрендә бәби табып калдыра икән.
Хәзер күп кенә кешенең сау-сәламәт бала табу хыялына әйләнде. Чирләр яшәрә, бәбигә уза алмаучылар артканнан-арта. Яшь кызлар иртәрәк җенси тормыш белән яши башлый. Кияүгә чыгып, бала алып кайтам дигәндә, бер кочак чирләре ачыклана. Хәзер баланы бары тик планлаштырып, алдан тикшеренеп алып кайтырга кирәк. Вакытында табибка күренергә, гаилә коруны да, бәби табуны да соңга калдырмаска кирәк.
Ирина Волынец, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:
– Беренчедән, гаиләләр мәктәп яшенә җитмәгән, үсешендә тайпылыш булмаган баланы алырга тели. Ятимнәр базасында кечкенә балалар аз. Анда күбрәк гаиләләргә тәрбиягә урнаштыру кыен булган олырак яшьтәге бертуганнар исәпләнә. Икенчедән, гаиләләр уллыкка алган бала өчен зур җаваплылык тоя. Баланы дөрес тәрбияли, аңа тиешле тормыш шартлары тудыра алмабыз дип уйлыйлар. Өченчедән, уллыкка алу кимү гаиләдәге социаль-икътисадый хәлгә бәйле. Аларның бала үстерергә мөмкинлеге булмаска да мөмкин. Тагын бер сәбәп – тәрбиягә бала алган гаиләләргә дәүләт ярдәме зур. Шуңа күрә әти-әниләр әнә шул юлны сайлый. Вәкаләтле органнарның уллыкка бала алырга теләүчеләр турында мәгълүмат туплауга игътибарны арттырулары да аларның санын киметте.
Ә иң мөһиме – Татарстанда ятим балалар саны кимеде. Гаиләләргә дәүләттән социаль ярдәм чаралары яхшыруның да, бала үз гаиләсендә калсын өчен чаралар күрү нәтиҗәсе дә бу.
Дәүләт ярдәме – саннарда
Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, баланы уллыкка алганда бер тапкыр 26 мең 941 сум 71 тиен акча түләнә. Әгәр гаилә инвалид баланы уллыкка ала икән, бу очракта әлеге сумма 205 мең 856 сум 61 тиенне тәшкил итә. Күкрәк баласы алганда, аңа бер яшь ярым булганчы ай саен 10 мең 103 сум 83 тиен акча түләнә. Тагын шунысы бар: уллыкка алган бала тугач, аңа ана капиталы бирелмәгән булса, ул гаиләдә икенче яки өченче бала булып рәсмиләштерелсә, әлеге акчага да өметләнергә мөмкин. Дәүләт ярдәмен алыр өчен ятим сабыйларны үзенеке итүчеләргә Россия Социаль фондының Татарстан бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Искәртеп үтәбез, гаиләләргә дәүләттән социаль ярдәм чаралары Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез