Кытай Рәисе Си Цзиньпин БРИКС саммитында катнашу өчен Пекиннан Казанга очкан. Бу хакта “ТАСС” Кытай Үзәк телевидениесе хәбәренә таянып яза.
Кичә Президентның халыкара эшләр буенча ярәмчесе Юрий Ушаков сөйләп үткәнчә, 22 октябрьдә Владимир Путин Си Цзиньпин белән сөйләшүләр уздырачак. Моннан тыш Россия лидеры бүген БРИКС Яңа үсеш банкы җитәкчесе Дилма Русеф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы президенты Сирил Рамафоса һәм Мисыр президенты Абдел Фәттах ас-Сиси белән очрашачак.
Шулай ук БРИКС саммитының Казан Ратушасында дустанә мәҗлестән башланачагы мәгълүм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез