"Шикләнеп яшәү начар" – Алинә Заһитова йөз-кыяфәтенә бәйле куркулары турында сөйләгән

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова йөз-кыяфәте, киенү рәвешенә бәйле куркулары турында сөйләгән. “Матч ТВ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ул җәмәгатьчелекнең үзеннән гаеп табуыннан куркуы турында әйткән, дип яза “Татар-информ”.

“Мине дөрес аңламауларыннан: дөрес киенмәгән, чәчен матур ясатмаган, матур бизәнмәгән, дип уйлауларыннан куркам”, – дип аңлатып үткән спортчы кыз.

Заһитова әйтүенчә, хәзер ул шушы куркуларын бетерергә тырыша. Бу җәһәттән аңа якыннары җылы сүзләре белән булыша.

“Аларның ярдәмендә үз көчемә ныграк ышана барам. Барысын да дөрес эшләгәнемне аңлыйм. Шикләнеп-куркып яшәү начар. Шуннан качыгыз”, – дип киңәш иткән фигуралы шуу остасы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре