Аларның язмышлары бер-берсенекенә охшамаган. Кемдер йортсыз калган, кемнедер якыннары ташлаган, кемнеңдер бөтенләй караучысы калмаган. 57 сенең дә – үткән үз юлы, үз ялгышлары, акланмаган өметләре. Барысы да матур хыяллар белән яшәгән, тик... Без Тукай районы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлен белештек.
Сыену
Рәфыйк Ямалиев – Менделеевск районыннан. Теләнче Тамак авылында урнашкан әлеге картлар йортына килүенә 15 ел. Башта авыр булса да, тиз ияләшкән 61 яшьлек ир. Начар гадәтләрен дә монда килгәч оныткан ул. Картлар йортының исеме шомлы тоелса да, әлеге урынны ямьсез җир дип санамый.
– Мине картлар һәм инвалидлар йортына тернәкләндерү үзәге белгечләре китерде. Яшәргә урыным да, кайдадыр эшләргә чамам да калмаган инде. Утыз ел инде аякларым авырта. Чаллыда хатыным, аның әнисе һәм үги кыз белән бер бүлмәдә яшәдек. Гаиләбез озын гомерле булмады. 45 яшьтә аерылыштык. Эш урыныннан биргән малосемейканы хатынга калдырдым. Хәзер ул да вафат инде. Һөнәрләрем күп минем: кранчы, ташчы, слесарь... Аерылышкач, районга кайтып, авыл фермаларында эшләдем. Пенсиягә чыккач, монда килдем. Сыеныр кешеләрем юк. Бертуган сеңлем Находкада яши. Ерак туганнарым гына калды. Мин Себердә туганмын. Әти-әниләр Менделеевскига күченеп кайткан. Шунда укыдым, шунда үстем, – ди Рәфыйк абый.
Кул эшләренә оста икән үзе. Шырпыдан мәчет, тегермән һәм башка әйберләр ясаган. Безгә күрсәткән мәчетне «төзү» өчен бер ай вакыт киткән. Күңеленә тынычлыкны шулай тапкан. Күзләре начар күрә башлагач, әлеге шөгыльне читкә куеп торырга туры килә. Аның каравы, бакчада үз куагы бар. Әнә шуны тәрбияли: суын сибә, җимешен җыя.
Туганнар ятка әйләнде
Рафил – үзебезнең Татарстан егете. Авылда тыныч кына яшәп ятканда, 40 яшьлек ялгыз ирнең тормышы бөтенләй башка борылыш ала. Кешеләргә үпкәсе дә юк түгел, тик язмышы белән килешкән инде. Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы итеп кабул иткән. «Барысын да языгыз», – дисә дә, туганнарын истә тотып, без авылын күрсәтмәскә булдык.
– Җиде бала үстек. Әниебез мине – төпчеген тапканда җан биргән. Әтиебезгә рәхмәт. Авырлыкка түзә алмыйча ул безне ничек интернатка тапшырмаган?! Үги ана үз әнием кебек булды. Әти үлгәндә, миңа 34 яшь иде. Аның белән фермада эшләдем. 5 кенә сыйныф укыдым, эпилепсия чире интектерде мине. Шөкер, бу авыру мине күптән борчымый. Хәзер алты туган калдык, беребез вафат булды, – ди 48 яшьлек ир.
Рафил сөйләвенчә, әтисе үлгәч, туганнары аны Кама Аланындагы психик авырулар үзәгенә китергән. Өч ел шунда яшәгән. «II группа инвалид булсам да, акылым тәртиптә минем. Директор чакырып алды да: «Син җүләр түгел бит, ничек монда эләктең?» – дип сорады. Аннан мине Теләнче Тамакка озаттылар. Килгән көнне бар дөньямны онытып, тынычлыкта изрәп йокладым», – диде ул.
Күптән түгел генә авылына кайтып, әти-әнисенең каберен зиярәт кылып килгән. «Әтинең сеңлесе Гөлзия апа бик җылы каршы алды. Украинадан улы кайткан иде. «Кечкенә абый» дип эндәште. Күңелем тулып еладым. Әбинең сүзләре искә төште. Үз туганың – ятка, ят кеше туганга әйләнә, дия иде ул. Кечкенә чакта бу сүзләрнең асылын аңлап бетермәгәнмен. Шулай икән ул гомерләр. Картлар йортындагылар – үз туганым, Теләнче Тамак үз авылым кебек. Кешеләре дә якын. Авыл халкы, безгә эшләргә булыш әле, дип ярдәм сорап килә. Биредә тәмле итеп ашаталар, өс-башыбыз чиста. Безне караучыларга мең рәхмәт. Бу – минем гомерлек йортымдыр», – ди Рафил.
Көн матур иде. Бакчадагы утыргычта иркенләп сөйләштек. Рафил: «Күңелемне бушаткач, рәхәт булып китте», – диде. Әнә әби-бабайлар мәш килеп физкультура ясый. Барысы да тырыша, берсенең дә картаясы килми.
Югары Суыксу авылыннан килгән Сәлмән Әхтәмов та күнегүләрне җиренә җиткереп ясарга тырыша. Аның монда килүенә 1 ел. Заманында шофер булып эшләгән. «Бик әйбәт монда. Туганнар шалтырата, килеп, хәлне дә белешеп китә», – диде ул, сүзне кыска тотып.
– Алар барысы да ярдәмгә мохтаҗ. 16 хатын-кыз, калганнары – ирләр. Монда килгәч, гаилә коручылар юк. Күпчелеге – картлар. Арада 90 яшьлек әбиләр дә бар. Моннан китәселәре килми. Килгәннәрнең берсенең дә кайтып киткәне юк. Шуңа күрә соңгы тукталыш дибез, – ди биредә алты ел социаль хезмәткәр булып эшләүче Гүзәл Батталова. – 34 хезмәткәр ярдәм күрсәтә. Безгә аларны төрле районнардан социаль яклау бүлекләре җибәрә. Үткәннәре мөһим түгел безгә. Документта гаилә хәле күрсәтелмәгән. Шуңа күрә балалары бармы-юкмы икәнлеген белмибез. Әкренләп язмышларын үзләре сөйлиләр. Шуннан гына беләбез.
Гүзәл Батталова белдергәнчә, алар үзләрен яхшы хис итсен өчен, барлык шартлар тудырылган. Көнгә биш тапкыр тукланалар. Яңа гына килүчеләр: «Мондый тәмле ризыкны күптән ашаган юк иде», – ди икән. Шәфкать туташлары хәлләрен белешә, кан басымын үлчи, дару бирә. Тик тормыйлар: рәсем ясыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Бакча эшләрендә булышалар. «Сәламәтлек буенча әңгәмәләр үткәрәбез. Теләгән вакытта телевизор карыйлар. Бәйрәмнәр уздырабыз. Җырлап та, биеп тә алабыз. Тукай районы инвалидлар җәмгыяте, күңелләрен күтәрү өчен, артистлар алып килә. Тормышларына нинди дә булса ямь өстәргә тырышабыз», – ди Гүзәл Батталова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез