Татарстанда социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары төгәлләнеп килә. Эшләрнең барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев катнашты.
Соңгы объектта эшләр тәмамлану белән Баулы районында поликлиникаларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнгән, аның белән бергә «Сәламәтлек саклау» тармагының барлык объектлары да тулы күләмдә гамәлгә ашырылган.
«Мәдәният» тармагы буенча бер объектта эшләр дәвам итә әле. Бу Кукмара шәһәрендә урнашкан авыл мәдәният йорты. Аның буенча үтәлеш 95% дип бәяләнә.
Бу атнада Кукмара районында спорт мәктәбен ремонтлау төгәлләнгән. Шулай итеп, быелга планлаштырылган спорт объектларын ремонтлау төгәлләнгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча программа чараларын гамәлгә ашыру тулысынча төгәлләнгән. Хисап чорында подрядчылар Казан шәһәрендәге соңгы янгын депосын һәм Эчке эшләр министрлыгының шул ук шәһәрдә урнашкан ике бинасын ремонтлау тәмамлануы турында хисап тотканнар.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Агымдагы елда аңа 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 йорт кертелгән. Бүгенге көндә 10 муниципаль берәмлектә 23 күп фатирлы йортта эшләр алып барыла. 712 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган, шулардан узган ике атнада 12 муниципалитеттагы 32 йортта.
Муниципаль берәмлекләрнең җылы бирү сезонына әзерлек паспортларын рәсмиләштерү эше төгәлләнгән. Хәзерге вакытта барлык 45 муниципалитет та тиешле паспортлар алган.
Киңәшмәдә шулай ук халыктан торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю һәм предприятие һәм оешмаларның түләү дисциплинасы турында да хәбәр ителде.
Үткәрелгән анализ нигезендә, быелның октябрендә республика буенча торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шушы чорына карата 1,3%ка кимегән һәм 101,4% тәшкил итә.
Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында халыктан түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 99,5% тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,2%ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,5% тәшкил итә, бу шулай ук 2025 ел күрсәткеченнән 0,2%ка югарырак. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 81,6% тәшкил итә.
Быелның 1 ноябренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 243 млн сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 80 млн сумга арту күзәтелә. Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер елда 2 млн 900 мең сумга якын бурыч күләме кимү теркәлә. Агымдагы елның 1 ноябренә бурычларның гомуми суммасы 5 млн 779 мең сум тәшкил иткән.
Идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдындагы бурычы 1 ноябрьгә 54 млн сумга кимегән һәм 56 млн сум тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез