Әлмәттә яшәүче Әлфинур Хәсәнова берничә көн элек социаль фонд идарәсенә барып кайткан. Социаль пакеттан файдаланырга теләвен белдереп, гариза язган ул. Дөрес, моңа кадәр дә бу мөмкинлектән файдаланган. Әмма чире борчымый башлагач, узган ел соцпакеттан баш тартып, акчалата компенсация генә алырга булган.
– Ник алай эшләдем икән дип әй үкендем инде аннары. Чирем бетмәгән, ремиссия чоры гына булган. Өч ай дигәндә, кабат аяктан екты. Ярдәм сорап барган идем, социаль пакеттан баш тарткач, моңарчы эчкән даруларыгызны бушлай алып булмый инде, диделәр. Шуңа күрә быел, иң беренче эш итеп, соцпакет алырга гариза язып куйдым, – ди Әлфинур апа.
Сәламәтлек сагында торган белгечләр дә социаль пакеттан баш тартыр алдыннан жиде кат уйлап, бер кат кисәргә киңәш итә. Отам дип, икеләтә оттыруың ихтимал, дип кисәтә алар.
Билгеле булганча, федераль ташламалардан файдаланучылар (сугыш һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, барлык төркем инвалидлар, Ленинград блокадасы корбаннары) социаль пакет алырга хокуклы. Ул бушлай дарулар белән тәэмин итүне күздә тота. Аннан баш тартучылар исә 1200 сумлык акчалата компенсацияне сайлый ала. Кызганыч, бүген соңгылары күпкә күбрәк, дип көрсенә белгечләр.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренә караганда, республикада ташламалардан файдаланучыларның 60,1 проценты социаль пакеттан баш тарткан. Соңгы ун елда андыйлар саны 73 процентка кимегән.
– Әмма тынычланырга ярамый. Соцпакеттан баш тартучылар бар һәм бу саннарның һәркайсы артында кеше язмышлары ята. Кешедә катлаулы һәм дәвалау бик кыйммәткә төшә торган чир табылса, бу аның үзе өчен генә түгел, бөтен гаиләсе өчен зур сынауга әверелә. Социаль пакеттан баш тарткан булса, бигрәк тә. Ник дигәндә, табиб язган даруларның күбесе гадәттә бик кыйммәт була, – ди министр урынбасары.
Социаль пакеттан баш тартмаска стимул булырлык тагын бер сәбәпне атый. Баксаң, даруханәдә теге яки бу препаратка кытлык пәйда булса, ул, иң беренче чиратта, соцпакеттан файдаланучылар өчен кайтарыла икән. Ягъни бу төркемгә керүчеләр әлеге даруларны иң беренчеләрдән булып кулга төшерә ала.
– Шуңа күрә социаль пакет яки акчалата компенсация сайлаганда аеруча игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Бу карарны 1 октябрьгә кадәр кабул итәргә кирәк. Әгәр кеше узган елларда да социаль пакеттан файдаланган булса, быел аңа каядыр барып, яңадан документ тапшырып йөрергә кирәкми. Аның гаризасы автомат рәвештә озайтылачак. Әгәр моңа кадәр ул акчалата компенсация алып, быел социаль пакеттан файдаланырга карар кылган булса, аңа Социаль фонд идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Фәридә Яркәева.
Яшерен-батырын түгел: чир дигәнең рөхсәт сорап тормый, бүген булмаса, иртәгә китереп бәрергә мөмкин. Андый чакта акчалата компенсация алган кеше, кире уйлап, социаль пакет артыннан йөри башларга мөмкин. Әмма 1 октябрьдән соң инде моны эшләү мөмкин булмаячак. Социаль пакетны тагын бер елдан соң гына ала алачак ул.
Социаль пакеттан баш тартмаска тагын өч сәбәп
Эдуард Нагуманов, Республика клиник онкология диспансеры бүлек мөдире:
– Бүген Татарстанда яман шеш диагнозы белән 122 мең кеше исәптә тора. Шуларның 55 меңе соцпакеттан файдаланырга хокуклы. Әмма аларның 37 проценты бу мөмкинлектән баш тарткан. Яман шеш – кешенең үзе өчен дә, аның якыннары өчен дә зур фаҗига. Социаль пакеттан баш тартып, ул хәлне тагын да катлауландыра. Аннан баш тарткан очракта бирелгән акчага яман шеш вакытында эчелә торган бер генә дару да сатып алып булмый. Бу чирне дәвалау бик кыйммәткә төшә. Яман шеш – әйләнеп кайта-кайта аяктан ега торган җитди чир. Еш кына кеше яман шешне җиңдем дип тынычлана да социаль пакеттан баш тарта. Күп тә үтми, онкологка килеп тикшеренгәннән соң мәкерле чирнең кабаттан баш калкытканы ачыклана. Әмма ничек кенә теләсә дә, бу елны инде ул социаль пакеттан файдалана алмаячак. Ә яман шешне яңадан баш калкыткан чорда (рецидив) дәвалау күпкә кыенрак һәм кыйммәткәрәк төшә. Ник дигәндә, вакыт узган саен яман шеш күзәнәкләренең төзелеше дә үзгәрә. Шул рәвешле моңа кадәр кулланылган дәвалау алымнарының да файдасы тими башлый.
Социаль пакеттан баш тарткан һәр өч кешенең берсе ел дәвамында безгә ярдәм сорап килә. Әмма бу вакытта еш кына ул баш тарткан бушлай даруны акчага табу да баш бәласенә әверелә. Шуңа күрә, акчалата компенсациягә алданып, социаль пакеттан баш тартканчы, кат-кат уйларга кирәк. Социаль пакет – бик күп кенә авыруларны алдан кисәтеп, шактый акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә торган ярдәм чарасы ул. Өстәвенә яман шеш белән авыручылар саны да елдан-ел арта гына бара. Чагыштыру өчен: моннан ун ел элек республикада яшәүче һәр алтмыш икенче кеше яман шештән интеккән булса, хәзер бу мәкерле чир һәр утыз өченче кешедә ачыклана.
Луиза Бариева, РКБның эндокринология бүлеге мөдире:
– Бүген Татарстанда шикәр чире белән 140200 кеше исәптә тора. Шуларның 94 процентында әлеге чирнең икенче тибы. Тагын бер шомлы сан: бүген шикәр чире ачыкланган бер кешегә үзендә шундый авыру барлыгын белмичә яшәүче ике кеше туры килә. Шикәр чире ачыклангач исә кешегә даими рәвештә дару эчеп торырга туры киләчәк. Тора-бара ул бөтенләй инсулинга бәйлегә әверелергә мөмкин. Аны сатып ала башласаң, кесәгә шактый бәрә. Шикәр чирле кешеләрнең еш кына кан тамырларында да хилафлыклар була. Алар башка җитди чирләргә дә тизрәк бирешүчән. Шуңа күрә социаль пакеттан баш тартырга ярамый.
Татьяна Курьянова, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры:
– Ел саен республикада якынча 9 меңләп кешедә теге яки бу психик тайпылыш барлыгы ачыклана. Бүген республикада катлаулы хроник психик тайпылышлары булган 36,5 мең кеше исәптә тора. Кызганыч, аларның 55 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарта. Бу – зур хата. Теге яки бу психик чирнең ни рәвешле узуы еш кына дарулардан тора. Авыру кискенләшкән чорны да җиңелрәк кичерергә ярдәм итә алар. Бу даруларны вакытында, даими рәвештә эчеп торсаң, хастаханәгә ятып дәвалануны булдырмый калырга да мөмкин. Әмма бу дарулар бик кыйммәт тора. Шуңа күрә әлеге очракта социаль пакеттан баш тарту бер дә отышлы түгел.
Социаль пакет нидән гыйбарәт?
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта компенсация күләме
– 1578,50 сум.
Шуларның:
– 1215,80 сумы – дарулар;
– 188,08 сумы – шифаханә-курорт чыгымнары;
– 174,62 сумы – дәвалану урынына бару-кайту чыгымнары өчен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез