Татарстаннан бер ир-ат Сочида ял иткәндә машина урлаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Угрыга 5 елга кадәр төрмә җәзасы яный. Бу хакта “Татар-информ” Сочи шәһәренең Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
57 яшьлек ир-ат Ford автомобиленең югалуы турында полициягә хәбәр иткән. Ул транспортын йорты янына куеп, ачкычын машинасында онытып калдырган. Татарстаннан килгән турист сәрхуш хәлдә шуннан файдаланып калмакчы булган. Ул, иномарканы кабызып, шәһәр буйлап йөрергә чыккан. Дөрес, озак йөри алмаган: тәгәрмәче тишелгәч, машинаны юл кырыенда калдырып, кунак йортына кайтып киткән.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары аша угрының хәрәкәт маршрутын күзәтеп, аны Сочида тукталган урынында тоткарлаган. Машина да табылган. Аны хуҗасына тапшырганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез