Социолог Мария Ефлова: «Сайлау участокларындагы мохитне барып күрегез»

Татарстанда сайлауларда катнашучылар саны 80 процент тирәсе булачак, дип көтелә. Бу хакта бүген «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узучы «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, социология фәннәре докторы Мария Ефлова сөйләде.

Сайлауларны ул тарихи вакыйга дип атады.

«Әлбәттә, бу тарихи вакыйга, чөнки без Рәисне сайлыйбыз. «Рәис» дигән сүз төрки телле мәдәнияттә «зирәк» дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә безнең җитәкчебез зирәк. Без зирәк Рәисне сайлыйбыз. Без, һичшиксез, сайлауларга барырга тиеш, чөнки бу сайлауны сез ясамасагыз, аны башка берәү ясаячак», - дип чакырды Ефлова.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – бик күркәм республика, анда бик күп чаралар уза.

«Без боларның барысы да республика җитәкчелегенең тырышлыгы нәтиҗәсе булуын аңлыйбыз. Без моның өчен бик рәхмәтле һәм сайлаулар аша республика җитәкчелегенә теләктәшлек белдерәбез», – диде Мария Ефлова.

Актив социаль позиция – ул шәхеснең үсеше дәрәҗәсе, дип өстәде ул.

«Бигрәк тә беренче тапкыр тавыш бирергә баручы егет һәм кызларга мөрәҗәгать итәсем килә – сайлау участокларындагы мохитне барып күрегез. Мин инде тавыш бирдем. Син килгәндә, шат булып каршы алып торулары шундый күңелле», – дип йомгаклады ул сүзен.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре