Соңгы уенчык: квадроцикл, питбайкта өзелгән гомерләр – ата-ана намусында кала

Ел саен шул ук хәл! Питрәч районында квадроциклда җилдергән 12 яшьлек үсмернең гомере өзелде! Рульдә утырган 15 яшьлек кыз авыр хәлдә хастаханәдә. Алар олы юлда җиңел машина белән бәрелешкән. Хокук сакчылары кисәтә, журналистлар искәртә, әти-әниләр исә ишетми. Ә кайберләре баласы бәлагә очрагач кына аңлый. Ул чакта инде соң була. Нишләргә?

Юл сагында торучылар быел март ахырында ук тынычлыгын югалтты. Ник дигәндә, әле юллар кардан арына гына башлаган көннәрдә үк Казан үзәгендә питбайкта җилдергән үсмерне тоткарлады алар. Чаллыда үсмерләр куркыныч уенчык белән машина астына килеп керде. Рәсми саннардан күренгәнчә, узган ел питбайк, квадроциклга утырган балалар катнашында 24 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 3 баланың гомере өзелде, 25 е имгәнгән.

Бу очраклар өчен әти-әниләре җаваплы! Татарстанның дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов бу хакта ике сүзнең берендә искә төшерә. Язга кергәндә узган очрашуда аның урынбасары Айрат Сәмигуллин да бу фикерне кат-кат кабатлады.

– Әгәр шундый транспорт белән идарә иткән баланы туктатабыз яки ул юл һәлакәтенә очрый икән, ата-анасына карата үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен эш ачылачак. Үсмернең үзен учетка куячаклар, транспорт чарасы исә штрафстоянкага озатылачак. Питбайк – спорт инвентаре гына. Шуңа күрә аның белән зур юлларга чыгарга ярамый. Аның белән махсус мәйданчыкларда гына йөрергә кирәк, – дип кисәтте ул.

Ата-анасы кая карый?! Питрәчтәге фаҗига турындагы һәр шомлы хәбәр астында да әнә шундый йөзләгән фикер очратырга мөмкин. Башкача мөмкин дә түгел. Питбайк, квадроциклга утырган балалар китереп чыгарган кайсы гына юл һәлакәтен алма, барысында да әти-әнисе исеме алдан йөри. Алар балага бу «уенчык»ны үз куллары белән бүләк иткән, йә булмаса анда утырырга рөхсәт биргән.

Хәтерләсәгез, узган ел Яшел Үзән районының Дубровка бистәсендә багги белән идарә иткән 10 яшьлек баланың гомере өзелде. Шушы «тимер ат»ы белән борылышта әйләнеп капланган иде ул. Фаҗига булырга ике көн кала әти-әнисе малаена багги бүләк иткән булган. Узган елның августында Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында килеп чыккан фаҗигадә дә 15 яшьлек баланың гомере әти-әнисе бүләк иткән питбайк аркасында өзелде.

Әмма моннан сабак алалармы? Прокатка питбайклар бирә торган оешма хуҗасы Алмаз Шәмсетдинов фикеренчә, ата-ана баласына шундый кәттә уенчык алып бирә дә башкасы турында уйлап та карамый.

– Ә бит мототранспортта йөргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган экипировка булырга тиеш. Кайберәүләр аның кирәген белсә дә алмый – акча кызгана, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. – Ничек, кайда йөрергә – бу хакта өйрәтмиләр. Күптән түгел махсус дәрес уздырдык. Бушлай. Ә килүчеләр бик аз булды. Шуңа күрә питбайк кебек куркыныч уенчык аркасында балалар әрәм булмасын дисәк, иң беренче чиратта аңа шушы нәрсәне алып биргән ата-ана өчен җәзаны көчәйтергә кирәк. Бәлки шул очракта алар бала язмышына җаваплырак карый башлар.

Җаваплылык дигәннән, бүген питбайкта таныклыксыз йөргән өчен 5–15 мең сумга кадәр штраф каралган. 18 яше тулмаган баланың ата-анасына тагын 30 мең штраф салыначак. Баланы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә дә куярга мөмкиннәр.

Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Бала кайгысыннан да зуррак кайгы юк. Ләкин баласына мондый хәтәр транспорт рулен ышанып тапшырган өчен ата-ана нәкъ менә үзе җаваплы. Дәүләт Думасы кагыйдәләр эшләргә тиеш, һәм шул кагыйдәләр буенча гына йөрергә кирәк. Ә ата-аналар үзләре өчен иң мөһимен төгәл генә сайлап алсын иде. Мин үз гаиләмә, беркайчан да кар чаналарына утырмаячаксыз, дидем. Шулай ук безнең гаиләдә квадроцикллар да булмаячак. Чөнки бу – бик хәтәр транспорт төре.

Айназ Җиһанов, мотоциклда йөрүче:

– Алар аркасында безне – гади мотоциклда йөрүчеләрне яратмыйлар. ЮХИДИ инспекторлары да безгә бәйләнергә генә тора. Алар аркасында бөтен байкерларга эләгә. Узган ел йөзләгән питбайкта йөрүче төнлә Казанны әйләнгәннән соң сүзе безгә булды. Аннары гади мотоциклда йөрүчеләр өчен җәза да күбрәк. Безнең йөртү таныклыгын алырга мөмкиннәр. Питбайкта йөрүчеләр исә бернәрсә югалтмый. Гомерләрен исәпкә алмаганда, билгеле.

Сиринә Сибгатуллина, Питрәч районының Яңа Шигали авылында яшәүче:

– Ул питбайк, квадриклар аркасында җәй буе тынычлыгыбыз булмый безнең. Урамга чыгар хәл юк. Әле борын асты да кибәргә өлгермәгән бала-чага үзеннән ике тапкыр зуррак шундый транспортка атланып чаба. Ата-аналарына сүз әйтер хәл юк. Кисәтү ясасаң, ябырылырга гына торалар. Ник ул нәрсәләрне бөтенләй тыймыйлар икән соң? Ел саен күпме бала үлә бит шулар аркасында. Бөтенесенең кырылып беткәнен көтәләрме? Ата-аналар өчен дә җитди җәза кертергә кирәк. Штраф белән генә җиңә алмыйлар бит инде.

Юлдагы вазгыять саннарда

2025 елның 3 аенда Татарстан юлларында:

– 573 юл һәлакәте теркәлгән;

– 52 кешенең гомере өзелгән, шуларның берсе – бала;

– 3 кеше тизлек арттыру аркасында һәлак булган;

– 5 кеше исерек йөртүчеләр гаебе белән үлгән;

– 10 җәяүле һәлак булган;

– 21 кеше каршы полосага чыгу аркасында һәлак булган;

– 3 кеше саклык каешын эләктермәгән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре