Спорт кына түгел бу! Татарстан башкаласында БРИКС Уеннары башлана

Ямьле шәһәр, тәмле чәкчәк, җыр-бию! БРИКС Уеннарына килүче чит ил кунакларын әнә шулай каршы алдылар. Билгеле булганча, шәһәр шушы көннәрдә янә халыкара спорт бәйрәме шаукымына күмелә. БРИКС Уеннары Татарстан башкаласында 1223 июньдә узачак.

Хуш килдегез!

Узган ялларда Казанга Уеннарда катнашу өчен чит ил спортчылары килә башлады. Тәүге кунаклар – Венесуэладан. Барлыгы 41 спортчы. Алар Уеннарның 12 төрендә көч сынашачак.

Кунакларны татарларга хас булган кунакчыллык һәм сый-хөрмәт, җыр-бию белән каршы алдылар. Хәтта Татарстанның спорт министры Владимир Леоновны да биеттеләр!

Венесуэладан килгән Пабло Юстиз, Уеннарга зур өметләр баглыйбыз, ди. Бигрәк тә футбол һәм каратэ буенча ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә исәплиләр.

– Казанда уза торган БРИКС Уеннары күп илләрне берләштерүгә, арада дуслык хисләрен булдыруга юнәлдерелгән. Һәм, әлбәттә, бу – спортчылар өчен үзләрен иң яхшы яктан күрсәтү мөмкинлеге дә, – диде чит ил кунагы.

Йоргелис Салазар, Уеннарга ныклап әзерләндем, ди. Венесуэла вәкиле каратэ буенча ярышта (50 кг авырлык категориясе) сәләтен күрсәтмәкче.

– Уеннарга озак әзерләндем, узган атнада исә Мароккодагы бер турнирда җиңү яуладым. Арыдым, әмма Казанда җиңәргә исәп, – ди чит ил кунагы. Сүз уңаеннан, аның инде Россиядә бер тапкыр булганы да бар икән. – Уеннарда көндәшлек көчле булачак. Төркия, Мисыр, Россия, Казахстан спортчылары югары әзерлекле булуын күрсәтәчәк дип уйлыйм.

Февраль аенда узган «Киләчәк уеннары» халыкара турнирында Венесуэла вәкилләре футбол буенча ярышның сайлап алу этабында оста булуларын күрсәткән иде. Җәйге уеннарда да уңышка ирешү исәпләре.

– Уеннарга бик озаклап әзерләндек. Максат – медаль яулау һәм үз илебезнең җанатарларына шатлык бүләк итү. Яхшы чыгыш ясарбыз дип өметләнәм, – диде футбол буенча ярышта көч сынашачак Даниэль Молина. – «Киләчәк уеннары»на килә алмаган идем. Әмма командабызның күпчелек вәкилләре кышын сездә булып кайтты.

Кызу ярыш

Барысы да әзер! Оештыручылар Казандагы Уеннарга спорт объектларының да, волонтерларның да, спортчыларның да әзер булуын билгеләп үтте.

Уеннарда барлыгы 27 спорт төре тәкъдим ителәчәк. Бу 2024 елгы Олимпия уеннары программасына кергән спорт төрләреннән икегә кимрәк. Ярышларның күп өлеше Олимпия дисциплиналары булып санала.

Ярышларны үткәрү өчен Казанның 17 спорт корылмасы җәлеп ителәчәк. Аларны яңартып, төзекләндереп бетерделәр инде. Сүз уңаеннан, кайбер корылмаларга 2013 елгы Җәйге Универсиададан бирле ремонт кермәгән иде инде. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләре белән әйтсәк, ярыштан соң мирас булып өр-яңа корылма калачак.

БРИКС Уеннарын оештыруда 2000 волонтер катнаша. Шуларның 100дән артыгы Россиянең башка төбәкләреннән.

Россия Спорт министрлыгының карары нигезендә, Казандагы БРИКС Уеннарында җиңү яулаган ил спортчыларына 358,4 мең сум акча түләячәкләр. Көмеш медаль ияләренә – 179,2 мең, бронза өчен 107,5 мең сум каралган. Спортчыларның тренерларына 171,5, 85,5 һәм 51,2 мең сум акча түләячәкләр (алтын, көмеш һәм бронза медальләр өчен).

БРИКС уеннары катнашучылары өчен бай мәдәни программа да әзерләнә. Килгән-килгән Татарстандагы кунакчыллыкны күрми китсеннәрме инде?! Әйтик, Уеннарның ябылу тантанасын татарларның милли бәйрәме Сабан туе белән берләштерәчәкләр. Шулай итеп, чара кунаклары һәм туристлар бәйрәм мохитен дә тоя алачак. Ачылышны исә Россия көненә тәгаенләячәкләр.

Ярышларга санаулы билетлар әле бар. Ярышларны үз күзләрегез белән күрергә теләсәгез, Уеннарның рәсми сайтыннан һәм kassir.ru сайтыннан билет сатып алырга өлгерегез! Хакы – 100–300 сум. Алданмас өчен, алыпсатарлар кулыннан билет алмаска киңәш ителә. Әлбәттә, Уеннарны телевидение, социаль челтәрләрдә күрсәтәчәкләр. Кыскасы, Уеннарда очрашканга кадәр!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре