Советлар Союзы. Өч дистә ярым ел элек кенә дөнья картасында, чыннан да, шундый ил бар иде. Территориясенең зурлыгы буенча – беренче, икътисады һәм хәрби егәре буенча – икенче, халык саны буенча Кытай белән Һиндстаннан кала өченче урында торган. Төзелгән мәлне СССРның барысы дүрт республикадан – Россия (РСФСР), Украина, Белоруссиядән һәм Кавказ арты федерациясеннән торганлыгын да искәртик. Бары 1956 елга гына республикалар саны без белгән 15 кә җитә.
Баштан ук изге ниятләр белән корылган ул дәүләтнең гомере кыска булуын – кеше затының уртача гомер озынлыгыннан артмавын да билгелик. Тулар-тулмас җиде дистә ел вакыт узуга, 1991 ел азагында, өч республика – Россия, Украина, Белоруссия җитәкчеләре Беловежье урманында җыелып, Союзның таркатылганлыгын игълан итүен дә беләбез. Аңынчы ук, ул датадан өч ай алда, 15 субъектның өчесе, Балтыйк буе республикалары – Литва, Латвия, Эстония Союздан инде чыккан була...
Халыкларның берләшеп, бер түбә астында яшәвендә олы хилафлык юктыр анысы. Тик бер шарт белән. Әгәр дә алар һәммәсе дә тигез хокукларга ия булсалар. Әгәр дә аларга теге яки бу идеология көчләп тагылмаса. Беренче шарт СССР дигән илдә өлешчә генә үтәлде, дисәләр дә, миллилек белән, тел белән исәпләшү барыбер бар иде, диясе килә. Союздаш республикалар дигәндә, бигрәк тә. Күпмедер формаль булса да, СССР Конституциясенә хәтта аларның илдән аерылып чыгу хокукы да беркетелгән иде. Икенче шартка – социалистик идеологиягә килгәндә, анысын, сезгә ошыймы, юкмы, дип сораган кеше, әлбәттә, булмады. Хәер, ул елларны коммунистик тәгълимат трендта иде – халыкның күпчелеге тигезлеккә дә, ул китерәсе гаделлеккә, туганлыкка да ышанып яшәде.
Миллилеккә, азчылык милләтләргә ул чордагы сак караш, СССР исән чакта ил халкының яртысын рус булмаган милләтләр тәшкил итүгә бәйле иде, дисәк, ялгышмабыз. Ул заманда «дәүләт төзүче халык» дигән билгеләмә дә, табигый ки, юк иде. Ил парламенты – СССР Югары Советының бер палатасы Милләтләр Советы дип аталу, ул орган булу да күп нәрсә хакында сөйли. Безнең буын, бездән алдагы һәм соңгы буыннар мәктәптә барлык фәннәрне дә үз туган телендә өйрәнгән, вузга кергәндә дә аерым очракларда имтиханны үз телендә бирә алган икән, моны азчылык халыкларның мәнфәгатьләре белән исәпләшү димичә, нәрсә дисең?! Автономияле республикалар хокуклар ягыннан союздаш булганнарга караганда азрак якланган җәһәттә дә без алар ышыгында кала килдек, һәрхәлдә, шул ук милли мәгарифләргә кагылучы булмады. СССР таркалып, Союздаш республикалар барысы да бәйсез дәүләтләргә әйләнеп, милли азчылыклар илдәге халыкның 18–20 процентын гына тәшкил итә башлагач, хәлләр үзгәрде...
Үлгән сыер сөтле була, дигәндәй, СССРны, бигрәк тә совет властеның икенче яртысын башка сәбәпләр аркасында да сагыналар. Иртәгәгә ышаныч, әлеге дә баягы шул тигезлек, халыктагы билгеле бер ихласлык, түләүле медицина, түләүле вузларның гомумән дә булмавы, башка төр социаль яклаулар – ностальгиягә урын җитәрлек. СССРның җәмгысы җиде дистә ел гына яшәп калуының сәбәпләренә килгәндә, аларны бер-берсе белән бәйле ике олы төркемгә бүлеп карау дөрес кебек – икътисадый һәм сәяси сәбәпләргә.
Шәхси милекне җәмәгать милке белән алыштыру, базар икътисадыннан, һәртөрле эшкуарлыктан баш тарту – икътисадның асылын үзгәртү, соңрак билгеле булганча, аны көчсезләндерү булды. Татарда «Уртак малны эт тә ашамый», – дигән әйтем бар. Русча да «Что стало ничьим, то пропадет первым», – диләр. Җәмәгать милке – ниндидер абстракт сүз ул, хуҗасыз милек кеше табигатенә туры килми. Эшкуарлык, шәхси инициатива да планлы икътисадка караганда нәтиҗәлерәк. Беренчедән, бар нәрсәне дә алдан планлаштырып булмый, икенчедән, базар шундый нәрсә: ул күп нәрсәне үзе көйли. Сорау һәрчак тәкъдим тудыра. Һәр эшләүчегә бер чама хезмәт хакы билгеләп, аларны матди яктан тигезләп кую да адәми затның холык-фигыленә бер дә туры килми. Кешеләр тигез түгел. Тырыш булган кебек, ялкау да бар. Сәләтлеләр янында сәләтсез, булдыксызлар да җитәрлек. Тигезләү – инициативаны юкка чыгаруның да бер ысулы.
Дәүләт идеологиясе белән, коммунистик тәгълиматмы ул, башкамы, нинди генә ымсындыргыч булмасын, артык мавыгырга ярамаганлыкны да аңладык. Бердәнбер идеология, аңа табыну – көтү яралуның бер шарты ул. Биредә элек әйткәнне тагын бер кат кабатлыйсы килә: «Бөтен кеше дә бер төрле уйлаган җирдә беркем дә уйламый». Уйламау, альтернатив фикерсез тормыш – шулай ук деградациягә, затсызлануга таба атлау ул.
Шунысын да әйтик, СССРга, җитмеш елга сузылган, Россияне генә түгел, дөньяны да тотып селкегән бөек тәҗрибәгә ниндидер хата дип карау да бик үк дөрес түгел. Ул – дөньяны яхшыртырга, гаделрәк итәргә тырышудан яралган хәл. Уңышсыз тәҗрибә. Тик, кем әйтмешли, нәтиҗәнең уңышсызы да – нәтиҗә. Яңадан кабатламас, шул ук тырмага басмас өчен. Дөнья тарихында Бөек Француз революциясенең дә, Октябрь инкыйлабының да, СССРның да – үз урыны. Нишләмәк кирәк, кешелек абына-сөртенә, егыла-тора дөресрәк яшәү рәвеше, камилрәк җәмгыять эзли, кайчагында хәтта ялгышлардан сабак та ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез