Россиянең көньягына сәфәргә җыенучыларны әйбәт яңалык көтә. Быел бәрхет сезоны, гадәттәгедән озаграк дәвам итеп, октябрь урталарында гына төгәлләнәчәк. Һава һәм су температурасының бер үк төрле булуы нәтиҗәсендә, су коену өчен гаять уңайлы чор бу.
Гидрометеоүзәк фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, көньяк төбәкләрдә +22...+27 градус җылы, шуңа күрә диңгез суы да җылы. Чын бәрхет сезоны соң башланган һәм соңарып кына төгәлләнәчәк тә икән.
Сүз уңаеннан, атна урталарында Татарстанга җылы һава кире кайта. Гидрометеоүзәк фаразы буенча, чәршәмбе – 25 сентябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +15...+20 градуска кадәр күтәреләчәк. Пәнҗешәмбе – 26 сентябрьдә тагын да җылырак: көндез +17...+22. Төнге сәгатьләрдә салкын: +1...+6 градус. Көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә кыраулар көтелә.
Атна ахырына кадәр шундый һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә һава температурасы нормадан 3–5 градуска югарырак булачак. Явым-төшем көтелми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез