Көне-төне яңгыр яуган көннәр үзенчә матур, һавалар саф. Күкрәк тутырып сулыйсың да, үзеннән-үзе кычкырып җырлыйсы килә башлый. Без бала чакта җәйге яңгыр астында йөгереп йөрергә ярата идек. Пычракка батып бетсәк тә, әти-әни дә нигәдер ачуланмый иде. «Дуңгыз булып кайткансың, улым», – дигән сүзләр ишетелгәләде үзе, әмма аны да елмаеп әйттеләр кебек. Дөрес, өстебездә «дуңгыз булып» пычранырлык кием юк, җәйне, гадәттә, майка-трусиктан гына үткәрә идек.
Аннан соң, яңгыр явып узгач, җир өстендә суалчаннарның бик ишәюе хәтердә калган. Өлкәннәр безгә: «Алар яңгыр белән күктән төшә», – диләр иде. Ышандык без алар сүзенә. Яңгыр ява башласа, суалчан яуганын карарга урамга йөгереп чыккан чаклар да булды. Иң кызыгы: яңгырдан соң суалчаннарның ни өчен ишәюе турында бүген дә белеп бетермибез. Эшкә килгәч, гадәтемчә, хезмәттәшләрдән дә сораштырам һәм кайберләреннән: «Яңгыр белән яумый микән алар?» – дигән сүзләр дә ишетәм. Моңа ышанасы да килеп куя. Бит суалчаннар асфальтта җирдән дә шактый еракта аунап ята. 10–15 метр, аннан артыграк та араны шуышып үтәләр микәнни? Берәүләр: «Асфальт ярыгыннан чыгалардыр», – ди. Иренмәдем, тирә-якны игътибар белән тикшереп чыктым, әмма асфальтта бернинди тишек-ярык күрмәдем. Сораулар биреп, теңкәләренә тиеп беттем бугай хезмәттәшләрнең. «Башка кайгың юкмы әллә?» – дия башладылар. Кеше башына кайгы төшкәч кенә уйланмый бит инде ул, баш бүрек киеп йөрү өчен генә түгел. Мине, мәсәлән, суалчаннарның яңгырдан соң ни өчен шулай асфальт тутырып ятулары кызыксындырды. Аларда хет үз-үзләрен саклау инстинкты да юк микәнни?! Машина көпчәкләре астында калалар, аларны кеше таптап-изеп китә, «уйлап та бирми» яталар. Ә бит бу башсыз нәрсәләр – игенченең ярдәмчесе.
Суалчан бар җирдә туфракның уңдырышлы булуын без мәктәптә укыган чакта ук белә идек. Укытучыларыбыз суалчаннарны махсус үрчетү кирәклеге турында да сөйлиләр иде әле. Шушы башсыз нәрсәләр үсемлек тамырларын, черегән яфракларны үз гәүдәләре аша эшкәртеп чыгарып, җирне ашлыйлар бит!
Кайбер мәгълүматлар буенча, яңгыр суалчаннарының ике меңгә якын төре бар икән, Татарстанда аларның 14 төре билгеле ди. Яңгыр суалчаннары – шул ук туфрак суалчаннары инде ул. Аларның «баш» дип, авыз тутырып әйтерлек башлары да юк. Күзләре юк та юк инде, чөнки җир астында яшиләр бит, яктылыкны тиреләрендәге күзәнәкләр аша гына сизәләр икән. Шуларны уйлый-уйлый барганда, бер суалчанга баса яздым. Ярый әле вакытында күреп алдым. Яшәсеннәр, алар да кирәк өчен яратылганнар. Гомумән, бу дөньяда һәр җан иясе кирәк: яхшылары – үрнәк, яманнары гыйбрәт өчен.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез