Суд приставлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата ачылган эшне туктата. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча баш идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин хәбәр итте. Ул аны бүген контракт буенча хезмәтне яклап узучы беренче «ВСЕ СВОИ» телемарафоны вакытында җиткерде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
«Әйе, әгәр бурычлы кеше махсус хәрби операциядә катнашса, аңа карата эш туктатыла. Моңа ике категория керми: балалар өчен алимент түләүләре һәм туендыручының үлеме сәбәпле китерелгән зыянны каплау. Хәзерге вакытта 12 меңнән артык эш туктатылган», – диде ул.
Альберт Ибәтуллин сүзләренчә, эшне туктатып тору турында гариза бирүнең бүген берничә юлы бар. Хәрби хезмәткәр аны контракт төзегәндә үзе бирә ала, ул турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә эләгәчәк, яки дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.
«Әгәр граждан инде хезмәт итү урынына киткән икән, эшне туктату турында гаризаны аның якын туганнары бирә ала. Туганлыкны раслаучы һәм аның инде хәрби частькә киткәнлеге турындагы документларны тапшырырга кирәк», – дип аңлатты Альберт Ибәтуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез