Газетага язылу

Суга исәпләгеч куелмаса, күпме түләргә? «ВТ» укучысының соравына җавап

Укучыларыбыз соравына белгечләр җавап бирә.

Мин берүзем генә яшим. Өйдә утка, суга исәпләгеч куярга техник мөмкинлекләр юк. Хәзер исәпләгеч булмаса, суга бик кыйммәт түләргә туры киләчәк, диләр. Бу миңа да кагыламы?

Исемем редакция өчен генә

Татарстан дәүләт Торак инспекциясенең матбугат хезмәте:

– Салкын су белән тәэмин итүгә исәпләгеч куйдырмаган яки булганын ремонтламаган, алмаштырмаган яки тикшерү үткәрмәгән милек хуҗалары чимал өчен икеләтә күбрәк түләячәк. Исәпләгеч булмаган өчен финанс җаваплылыгын икеләтә арттыруга бәйле төзәтмәләр үз көченә керде. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре үзгәрде. Ягъни шәхси исәпләгечләр куелмаган биналарны салкын су белән тәэмин итү өчен исәпләү коэффициенты 1,5 тән 3 кә кадәр артты. Моңа кадәр исәпләгеч куйдырмаган милек хуҗасы суга исәпләгече булган күршесенә караганда 1,5 тапкыр күбрәк түләсә, хәзер 3 тапкыр күбрәк түләячәк дигән сүз. Мисал өчен, Казанда юыну бүлмәсе һәм газ колонкасы булган фатир хуҗасы бер куб метр салкын су өчен җан башына 464,5 сум түгел, ә 928,9 сум түләячәк. Исәпләгеч урнаштыру өчен техник мөмкинлекләр булмаган йортларда яшәүче кулланучыларга карата югары коэффициент кулланылмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре