Көннәр җылынды дип су коенырга ярамый! Әлегә су температурасы 15-16 градус кына җылы. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларындагы куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова шулай дип киңәш бирә.
– Ел башыннан Татарстан сулыкларында 19 кешенең гомере өзелде.17 кешене коткара алдык. Узган ел 13 кеше һәлак булса, нәкъ шуның кадәрлене коткардык. Язгы чорда бозга саксыз керү аркасында 7 кеше һәлак булды. Мамадыш һәм Тукай районнарында кече суднолы көймәләр белән суга чыккан ике ир-ат батып үлде. Соңгы биш елда көймәләрне саксыз кулланып 25 кешенең гомере өзелде. Күңелсез саннар булса да, суда батучылар саны елдан-ел кими. 2018 елда Татарстан сулыкларында 71 кеше һәлак булса, 2024 елда бу сан 44 иде , – ди Регина Гаязова. – Фаҗигаләрнең күбесе җиһазландырылмаган урыннарда килеп чыга. Исерек килеш суга керүчеләр, биектән егылып төшүчеләр дә бар.
Суга керәсе килгән кешегә, тиешле урында һәм су җылынгач кына коенырга мөмкин. Татарстанда су коену сезоны 1 июньнән ачылачак.Быел Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Буа районында яңа пляжлар ачылачак. Казанда исә «Локомотив», «Түбән елга аръягы», «Тирән күл», «Зур аккош күле», «Комсомольский», «Зөбәрҗәт» күле, Хуҗәмәт һәм Җиңү паркындагы күлләрдә коенырга рөхсәт бар. Халык күпләп ял итә торган урыннарда коткаручылар кизү торачак.
Белгечләр җәйге чорда кечкенә баласы булган әти-әниләргә сак булырга киңәш итте.
– Берәү дә тиешсез урында су коенмасын иде. Әгәр көймәләрдә йөрисез икән, беренчедән рөхсәт кәгазе булсын, икенчедән коткару жилетларын онытмагыз. Үз гомерегезне саклагыз, - ди Регина Гаязова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез